Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Яшьләр, бөтенрусия акциясенә кушылыгыз!

Акция елына 2 тапкыр үткәрелә: апрельнең һәм октябрьнең өченче атнасында. Быел бөтен ил буенча акциянең язгы этабы 10-14 апрельдә узачак. «Турникетларсыз атна» һөнәри юнәлешле Бөтенрусия акциясе яшьләрдә инженер-техник белгечлекләр белән кызыксынуны арттыруга, иртә һөнәри юнәлеш системасын формалаштыруга, кадрлар потенциалын арттыруга юнәлтелгән. Чараны уздыру принцибы: предприятиеләр мәктәп укучылары һәм студентлар өчен бер атнага үз ишекләрен ача. Бу - балалар һәм аларның ата-аналары өчен киләчәктә эшли ала торган предприятиеләрнең эшен "эчтән" күрү, хезмәт коллективлары һәм аларның традицияләре белән танышу мөмкинлеге. — «Турникетларсыз атна» акциясе — эш бирүчеләр белән мәгариф системасы арасында нәтиҗәле хезмәттәшлекне тәэмин итүгә юнәлтелгән чара. Акциядә катнашучылар төбәкнең төрле компанияләрендә булырга һәм бөтен җитештерү процессын үз күзләре белән күрергә, хезмәт коллективлары вәкилләре белән шәхсән аралашырга, һөнәрләр дөньясына чумарга, аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар ишетергә һәм төбәк хезмәт базарында кирәкле һөнәрләр турында күзаллау формалаштырырга мөмкинлек ала, - дип билгеләде гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова. Башкортстанда әлеге чара 2017 елдан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендә анда республиканың 120 меңнән артык укучысы һәм 170тән артык эш бирүчесе катнашты. Фото: pravitelstvorb.ru