Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Белорет металлургия комбинаты импортны алыштыра!

Белорет металлургия комбинатының "Мечел" предприятиеләр төркеменә керүе Русия металлургия гигантлары белән тигез дәрәҗәдә көндәшлек итәргә һәм дөнья базарына чыгарга мөмкинлек бирде. Предприятие агымдагы елның беренче кварталында тимер белән эш итүдә яңа технологияләр куллана башлады. - 2021 һәм 2022 елларда без комбинатта канат җитештерүне модернизацияләү буенча инвестиция проекты кысаларында заманча югары технологияле чыбык җитештерүне башлап җибәрдек. Аның бәясе 1,5 миллиард сум тәшкил итә, шуның 750 миллион сумы - Русия сәнәгатен үстерү фондының ташламалы заемы. Проектны агымдагы елда тәмамларга планлаштыралар, – дип сөйләде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Александр Шельдяев. Фото: pravitelstvorb.ru