- Ашлык җитештерүчеләрне 462 миллион сумнан артык субсидияләү өчен беренче траншны республика алган инде, акчалар аграрийларга җиткерелә, эш апрель аенда тәмамланачак, - диде республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Өстәмә федераль акчалар безнең аграрийлар өчен зур ярдәм булачак, бигрәк тә 2022 елгы рекордлы уңыш аркасында хуҗалыкларда ашлыкның зур запасларын исәпкә алып, әлегә бәяләр түбән булганда. Исегезгә төшерәбез, бөртекле культураларны җитештерү һәм сатуга субсидияләр Русия аграрийларына 2021 елдан бирелә. 2022 елның 1 сентябреннән әлеге төр дәүләт ярдәмен алучылар ашлык үстерү һәм эшкәртү продуктларының федераль дәүләт мәгълүмат системасында теркәлергә тиеш.