Бүген иртән Авыргазы районының Мостафа авылында янгын чыккан, дип хәбәр иттеләр Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә."Янгын сүндерүчеләр 6×6 метр зурлыктагы агач йорт, ике җиңел автомобиль ("Toyota RAV-4", "Toyota Camry"), шулай ук зур абзар януын ачыклаган. Янгынның тиз таралуына көчле җил һәм тыгыз төзелеш сәбәпче булган", - дип сөйләде коткаручылар.Янгынны 06.19 сәгатьтә локальләштергәннәр. Сүндерүдә 12 кеше һәм җиде берәмлек техника катнаша. Янгынның сәбәбен һәм булган хәлнең шартларын Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчеләре билгеләргә тиеш.Фото: "Башинформ" агентлыгы