Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Корманаевларның Энҗе бөртеге

39 яшьлек Гөлназ социаль челтәрләрдә гаиләләре тулылану турында сөйләде."23 мартта Рамазан аенда мөселманнарның изге бәйрәменең беренче көнендә кызыбыз Энҗе туды. Һәрвакыт сәламәт һәм бәхетле бул! Яраткан иремә һәм гаиләмә ярдәмнәре өчен рәхмәт! Мин сезне бик яратам!!!" - дип язган бәхетле әни. Хатын, шулай ук, Республика перинаталь үзәге һәм Дәүләкән үзәк район дәваханәсе табибларына һәм персоналына рәхмәт белдергән.Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Энҗе - Корманаевларның дус гаиләсендә 6нчы кыз. Моңа кадәр «Ата -ана батырлыгы» медале ияләре Гөлназ һәм Айнур 5 малай һәм 5 кыз тәрбияләгәннәр."Бәхет акчада да, аның күләмендә дә түгел, ә гаиләдә. Минем гаиләм - минем күпбалалы бәхетем. Соңгы вакытта миннән еш кына: "ә 11нчене тудырасыңмы?" — дип сорыйлар. Әгәр дә Алла теләсә, тудырырмын. Нигә юк?! Безнең барлык ун балабыз да сәламәт туды, мәктәптә бик яхшы укыйлар», — дигән иде Гөлназ моннан алдарак биргән интервьюсында. фото: башинформ