"Гыйбадәтханәгә юл" тапшыруының беренче чыгарылышы Уфа епархиясе башлангычы белән эфирга 1993 елда чыкты. 20 елга якын программаның авторы һәм режиссеры Елена Ардуванова булды. Программаларның төп темалары Уфа епархиясе, монастырь һәм гыйбадәтханәләр яңалыклары булды, бәйрәм гыйбадәт кылуларыннан репортажлар оештырылды.30 ел эчендә "Гыйбадәтханәгә юл" мәгълүмати-танып белү программасы үзенең форматын берничә тапкыр алыштырды, ләкин төп максаты үзгәрешсез калды - рухи агарту һәм гражданнарны православие традицияләре рухында тәрбияләү. Соңгы 10 елда телетапшыруның авторы һәм режиссеры Ирина Миңнегалиева.Хәзерге вакытта программаны Башкортстан митрополиясенең хәбәрчесе дип атарга мөмкин: хәрби-патриотик тәрбия, яшьләр хәрәкәте, миссионерлык, дәваханәләрдә шәфкать туташлары һәм дин әһелләре эше, балалар йортларында һәм өлкәннәр һәм инвалидлар йортларында паллиатив бүлекчәләрдәге эш. Башкортстан митрополиясе чиркәүләре һәм монастырьларының тарихы, яңа гыйбадәтханәләр төзү һәм җимерелгәннәрн