Бройлерның нинди токымы яхшырак?Иң киң таралган сортлар – «КОББ-500» һәм «РОСС-308». Алар икесе дә бик охшаш. Беренчесенең аягы кыскарак, ә күкрәге киңрәк – түш ите күп чыга. «РОСС-308» сортлысы аягының озынрак булуы һәм авыруларга чыдамрак булуы белән аерыла. Икесе дә 45 көндә җитешә. Ничә көнлекне алырга?25 көнлек чебине алып үстерүе отышлырак. Беренче җиде көндә чебешләр кырылырга мөмкин. Бу инкубацион брак булып санала. Әгәр дә 3 проценттан артмаса, бик яхшы, анысы гына норма. Ә 25 көнлекләрнең инде чирлесе кырылган, тиешле дарулар һәм витаминнар эчертелгән була. Ничек сайларга?Карап торышка ук аның сәламәт булуы күренә. Каурыйлары ялтырап тора, томшыгы һәм тәпиләре аксыл-саргылт. Кешеләр сап-сары тәпилегә кызыга. Ләкин бу күрсәткеч түгел. Күтәреп караганда, чебинең авырлыгы беленергә тиеш. Гәүдәсе кечкенә булса да, авыр булсын. Сүлпән булмасыннар, күзләре җемелдәп торсын. Чебиләрне ничек үстерергә?Чебиләргә җылылык һәм яктылык, асларының коры булуы кирәк. Печән, пычкы чүбенә караг