Бәрәңге утыртырга ниятлисез, әмма чәчүлек орлык “картайган”мы? Димәк, кичекмәстән алыштыру зарур. Чәчүлек бүлбеләрне җитештерүнең берничә ысулын тәкъдим итәбез. Эре бәрәңгедән мини-бүлбе үстерү Чәчүлекне яңартуның иң җиңеле – клонлаштыру алымы. Яз көне базда эре бәрәңгеләр “качып” калып, җәен үреп, тамырчыклар җибәреп, көзгә кадәр ботакчыкларында күпсанлы бик вак бәрәңгеләр үстереп куюына кайсыбыз юлыкмаган? Баз чистартканда аларны шәлперәйгән, йә таш булып каткан “әнкә” бәрәңгесе белән бергә чыгарып ташларга күнеккәнбез. Ә юкка! Нәни бүлбечекләрне җыеп киптереп, киләсе язгача сакласак, чиста, чирсез, бер дигән утырту материалына ия булачакбыз. Шулардан киләсе җәйдә супер-суперэлита үстереп алырга була. Димәк, иң әйбәт уңыш бирә торган берничә сортлы бәрәңгенең иң эреләрен сайлап алып, махсус рәвештә базда калдырырга кирәк булачак. Сортлары буталмасын өчен, төрле урыннарга салырга онытмыйк. Ара-тирә базга төшеп, дымландырып торсак, нәни бүлбеләр эрерәк булыр. Мини-бүлбеләрне чыбыкчада