“Әлхәмдү лилләәһи Раббил гәәләмиин, әссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүлинәә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсъхәәбиһи әҗмәгыйн...Йә Раббым! Шушы фазыйләтле вакытта – изге Рамазан аенда фарыз булган уразаны тотып ифтар кылырга, Үзең биргән нигъмәтләрең белән ризыкланырга насыйп иттең... Йә Раббыбыз Аллаһ! Бер Үзеңнең ризалыгың өчен тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, биргән сәдакаларыбызны – барча изге-игелекле гамлләребезне кабул кыл!Йә Раббыбыз Аллаһ! Шушы ифтар мәҗлесен оештыручыларга, аны үткәрер өчен үз өлешләрен кертүчеләргә, барлык катнашучыларга олуг фазыл-рәхмәтең белән бер Үзеңә гыйбадәт кылучылардан булып яшәргә насыйп әйлә! Мәҗлесне оештыручыларны биредә булган ураза тотучылар санынча әҗер-савапларың белән бүләклә! Калган малларын бәрәкәтле итеп, балаларының игелеген күреп ил-көн тынычлыгында яшәүләрен насыйп ит.Шушы табынны әзерләүчеләргә дә рәхмәтеңне ирештереп, кылган изгелекләре бәрәкәтендә аларга хәерле, бәрәкәтле, бәхет-сәгадәтле гомер бир, һәрьяктан сәламәт кылып, аяк-кулларын, барча әгъзаларын сызлаусыз ит, йөргән юлларында хәвеф-хәтәрсез, имин йөрүләрен насыйп ит... Тән саулыгы, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, балалар шатлыгы нигъмәтләреннән аермыйча, изге-игелекле гамәлләренең куанычын күрүләрен насыйп ит, йә Раббым...Йә Раббым, шушы ифтар мәҗлесенә килүчеләрнең дә дәрәҗәләрен әҗер-савапларыңны биреп арттыр. Гыйбадәтләребезне кабул итеп, гөнаһларыбызны ярлыкап, ураза гаетен дә сөенеп-шатланып каршы алырга насыйп кыл.Йә Раббыбыз Аллаһ! Шушы ашаган ризыкларың илә тәннәребезгә сихәт, җаннарыбызга тынычлык биреп, иманнарыбызны ныгытып, Бер Үзеңә гамәл-гыйбадәт кылып яшәүләребезне насыйп әйлә! Шушы дөнья ризыкларыннан тагын да татлырак булганына – Җәннәт ризыкларына да ирешүебезне насыйп итеп, бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез, иман әһеле булып киткән ир вә кыз туганнарыбыз, хәләл җефетләребез белән Җәннәтеңдә очрашып сөенешергә насыйп кыл, йә Раббым...Әлхәмдү лилләәһилләзии әт(ы)гәмәнии үә сәкаании үә җәгәләнии минәл мүслимииин. Бирахмәтикә йә әрхәмәрраахимиин... (“Әәмиин. Аллаһү әкбәр” дип битне сыпырып доганы тәмамлыйбыз)”.Фото: vk.com/rishathazrat