Төбәк җитәкчесе Уфа дәүләт авиация техник университетын тәмамлаган, махсус хәрби операция вакытында һәлак булган лейтенант Артур Саяповның мемориаль тактаташына чәчәкләр салды. Герой үлгәннән соң "Батырлык ордены" белән бүләкләнгән. Радий Хәбиров шулай ук офицерлар һәм солдатлар өчен укыту программалары белән танышты. ВУЦ башлыгы Евгений Сотников хәрби-укыту үзәгендә меңнән артык курсант шөгыльләнүе турында сөйләде. Укытучылар составында гамәлдәге 27 һәм запастагы 13 офицер белем бирә. Барлыгы эш вакытында, шул исәптән УДАТУ составында, үзәк 19 мең хәрби белгеч әзерләгән. Аны тәмамлаучылар Русиянең Һава-космик көчләрендә хезмәт итә. Аларның кайберләре махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үти. Хәрби-укыту үзәге карамагында - аерым укыту корпусы һәм төзелеш мәйданы. Авиация техникасын үзләштерү буенча дәресләрне «Аэропорт» лаборатория-сынау комплексы базасында шәһәр читендә урнашкан укыту-күнекмә аппаратурасы бүлегендә үткәрәләр. Шунда ук тактика кыры урнашкан, анда курсантлар гомумхәрби әзерлек дисциплиналары буенча гамәли күнекмәләр белән шөгытьләнә. Радий Хәбиров авиация коралланышы, вертолётлар һәм радиоэлектрон җиһазлар конструкцияләре, методика кабинетларында булды, шулай ук музей почмагын һәм заманча корал күргәзмәсен карады. Евгений Сотников аңлатканча, ВУЦның хәрби вуздан төп аермасы шунда: курсантлар гомум университет мохитендә яши һәм белем ала.
Радий Хәбиров Уфа Фән һәм технологияләр университетының хәрби-укыту үзәгендә булды
7 апреля 20237 апр 2023
1 мин