"Башкортстанда яшь инвалидларны профориентацияләүдә, белем алуда һәм алга таба эшкә урнаштыруда ярдәм итүдән башлап, бербөтен система формалашкан. Төбәкнең белем бирү сәясәте белән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле баланың мәгарифкә, аның уңышлы җайлашуын һәм социальләшүен булдыруга хокукларын гамәлгә ашыруга юнәлтелгән инклюзив белем бирү системасын үстерү билгеләнә. Төбәк системасына ярдәм итүне һәм үстерүне Уфа статистика, информатика һәм исәпләү техникасы һәм Салават мәгариф һәм һөнәри технологияләр колледжларында төзелгән база-һөнәри белем бирү оешмалары; ресурс укыту-методика үзәге һәм "Абилимпикс" хәрәкәтен үстерүнең төбәк үзәге гамәлгә ашыра, - дип билгеләде Башкортстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.Чемпионатта 81 компетенция буенча 800дән артык конкурсант катнаша (52 компетенция буенча 396 укучы, 56 компетенция буенча 403 студент һәм 19 компетенция буенча 84 белгеч)."Абилимпикс" чемпионат хәрәкәте, безнең платформаның башка проектлары кебек үк, кеше потен
Башкортстанда "Абилимпикс-2023" төбәк чемпионаты старт алды
9 апреля 20239 апр 2023
2 мин