Ул үзенең әти кызы булуын, аның белән еш кына эшкә йөрүен искә алган. “Әти гомере буе тракторчы булып эшләде. Ул көн дә иртәнге 4тә тора иде. Без дә – дүрт бала иртүк торып баса идек. Аның “Әйдә!” дип әйткәнен зарыгып көтә идем. Аның белән эшкә ияреп бару - Парижга барган кебек була иде. Әти авылда яшәүче хәллерәк кешеләрнең йорт тирәсен чистартырга бара. Эшен тәмамлагач, безне чәйгә эчәргә чакыралар. Безнең өйдә - ит, бәрәңге, сөт, ипи, ә хәлле кешеләрнең табынында колбаса да, конфет та бар. Мине дә сыйлыйлар, әле күчтәнәч итеп биреп тә җибәрәләр. Әти йортларны арттырган саен кәеф күтәрелә. Кич белән өйгә кайткач, әни әтине ачуланып ала: “Нишләп баланы йөртәсең, көне буе ашамаган бит ул”, - ди. Безме соң ашамаган?! Әти белән күз кысышабыз да йокларга ятабыз. Әти 3 ел элек өч хәрефле чирдән вафат булды. Табиблар бер-ике ай гомере калган, диде. Шуннан кайткан төнне Аллаһы Тәгаләдән “Бер ел вакыт бир, зинһар!” дип сорадым. Ышансагыз - ышаныгыз, ышанмасагыз – юк, әтием төгәл бер ел яшәде.