Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Күргәзмә геройларга багышланды

Катнашучыларны сәламләп, Дәүләт җыелышы Рәисе Константин Толкачев, күргәзмә геройларын хаклы рәвештә күпмилләтле ил мәнфәгатьләрен намус белән яклаган ата-бабаларыбызның данлы традицияләре варисы, дип атарга була, дип белдерде. – Без Ватанны саклаучылар белән чын күңелдән горурланабыз. Алар безнең республиканың, илебезнең төп таянычы, дип әйтәсем килә. Аларның иңнәрендә инде сугыш тәҗрибәсе, җиңүләр шатлыгы һәм, кызганычка каршы, югалтулар ачысы бар. Русиянең киләчәге безнең офицерлар һәм солдатларның алга таба ничек сугышуына бәйле, – диде парламент рәисе. – Бүген нәкъ менә безнең ил халыкка каршы режим ихтыяры белән үз җирләрендә туган телләренә, гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә хокуклары булмаган чит-ят кешеләр өчен соңгы өмет булып тора. Без армиябезнең Донбасста һәм Украинада Русия Федерациясе Кораллы Көчләренең Югары Башкомандующие куйган бурычларны намус белән үтәячәгенә ышанабыз. Русия дәүләтенең бердәмлеге һәм бөтенлеге, гражданнарыбызның иминлеге шуңа бәйле. – Экспозиция республика солдатлары һәм офицерларының батырлыкларына багышлана, – диде Яшьләр иҗтимагый палатасы рәисе Зарина Газизова. – Алар – “Русия Герое” исеменә лаек булган 30 данлыклы сугышчы һәм махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен генерал Миңнегали Шәйморатов ордены белән бүләкләнгән 90 хәрби хезмәткәр. Һәр фото артында – кеше язмышы һәм илебез тарихының мөһим битләре. Экспозициядә урын алган 120 хәрбинең һәрберсе шәхси батырлык һәм фидакарьлек, сугышчан туганлык үрнәге булып тора. Без аларга каһарманлыклары һәм тыныч күк йөзе өчен рәхмәтле. Зарина Газизова билгеләп үтүенчә, күргәзмә күчмә булырга планлаштырыла, шулай ук аны республика геройлары белән танышу өчен электрон форматта эшләячәкләр.