Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Федераль министр урынбасары Оксана Лут Башкортстанда

Биредә алар яңа физкультура-сәламәтләндерү комплексы белән дә танышты. Аны "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасы буенча төзеделәр. Объектның бәясе 458 миллион сум тәшкил итә. ФОКта спорт һәм тренажёр заллары урнашкан. Шулай ук массаж, табиб кабинетлары, буфет, конференц-зал, музей, тренерлык һәм административ бүлмәләр, хәтта хамам да бар.Алар ФОК хезмәткәрләре, шулай ук спорт белән шөгыльләнү өчен комплекска килгән күпсанлы балалар һәм өлкәннәр белән аралашты.Андрей Назаров һәм Оксана Лут шулай ук "Борай фермеры" предприятиесендә булдылар. Фермер Рамил Зарипов хуҗалыкның дәүләт ярдәме белән үсүен, федераль һәм төбәк грант программаларының күпчелегендә катнашучы булуын сөйләде. Хәзер фермер үз продукциясе белән Мәскәү һәм Санкт-Петербург базарларына чыгу турында уйлый.Шулай ук Уфада Оксана Лут, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов белән "Башкортстан туңдырмасы" компаниясенең җитештерү куәтләрен карады.Предприяти

Биредә алар яңа физкультура-сәламәтләндерү комплексы белән дә танышты. Аны "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасы буенча төзеделәр. Объектның бәясе 458 миллион сум тәшкил итә. ФОКта спорт һәм тренажёр заллары урнашкан. Шулай ук массаж, табиб кабинетлары, буфет, конференц-зал, музей, тренерлык һәм административ бүлмәләр, хәтта хамам да бар.Алар ФОК хезмәткәрләре, шулай ук спорт белән шөгыльләнү өчен комплекска килгән күпсанлы балалар һәм өлкәннәр белән аралашты.Андрей Назаров һәм Оксана Лут шулай ук "Борай фермеры" предприятиесендә булдылар. Фермер Рамил Зарипов хуҗалыкның дәүләт ярдәме белән үсүен, федераль һәм төбәк грант программаларының күпчелегендә катнашучы булуын сөйләде. Хәзер фермер үз продукциясе белән Мәскәү һәм Санкт-Петербург базарларына чыгу турында уйлый.Шулай ук Уфада Оксана Лут, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов белән "Башкортстан туңдырмасы" компаниясенең җитештерү куәтләрен карады.Предприятие Башкортстанда өстенлекле дип табылган масштаблы инвестиция проектын гамәлгә ашыра. Инвестпроектның беренче этабы гамәлгә ашырылган инде, бәясе 900 миллион сумнан артык. Узган елда компанияләр төркеме предприятиеләрендә 3,5 мең тонна төрле ассортименттагы (60 тан артык) туңдырма җитештергәннәр. Продукция Русиянең 30 төбәгендә сатыла.Предприятие директоры Екатерина Зеленкина кунакларны туңдырма җитештерүнең төп процесслары белән таныштырды.Фото: pravitelstvorb.ru