Учреждениене модернизацияләүгә 2021 елның язында керештеләр, ә аны 2023 ел ахырына тәмамларга планлаштыралар. Яңа бинада беренче спектакльләр Яңа ел каникулларында була ала.Курчак театрының зур залында 300 урынга уникаль өч катлы мәйданчык урнаштырылачак. Бу театр труппасына киләчәк спектакльләрне оештыру өчен яңа мөмкинлекләр бирәчәк. Спектакльләрдә курчаклар төрле биеклектә була алачак, бу тамашаларны зуррак һәм тамашачылар өчен кызыклы итәчәк.Реконструкция кысаларында 150 урынга исәпләнгән кечкенә зал да барлыкка киләчәк. Моннан тыш, театрда курчак музее, интерактив студияләр, яңа грим бүлмәләре һәм остаханәләр булачак.Параллель рәвештә янәшәдәге территорияне төзекләндерү дә башкарыла. Театр янындагы скверда Русиянең иң эре архитектура объектларының кечерәк күчермәләре урнаштырылачак. Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, бу мәйданчык яңартылганнан соң Уфада башкала халкы һәм кунаклары өчен яңа җәлеп итү урыны барлыкка киләчәк.- Бу территориядә инде 50 ел ремонт булмаган, бина үзе д