Бөтен күршеләр дә бер-берсен исем-фамилияләре белән белгән вакытлар күптән узды. Хәзер безнең күпкатлы кырмыска оясында бурычыбыз: баскыч мәйданчыгындагы һичьюгы иң якын биш фатир хуҗасын хәтердә тоту. Ләкин бүген күршеләр белән турыдан-туры очрашмыйча да, аларны никлары һәм аватаркалары аша белә, шулай ук, зәвыгы, гадәтләре турында күз алдына китерә алабыз. Болар барысы да – йортларда яшәүчеләрнең тормышына ныклы кереп утырган өй чатлары ярдәмендә. Эшнең ничек баруына карап, чатлар торак хуҗалары өчен чүплеккә һәм шәһәрдәге коточкыч вакыйгалар җыелмасына әверелергә дә, шулай ук файдалы корал булырга да мөмкин. Моннан берничә ел элек ул безнең йортта да ачылды. Шуннан китте инде. Микрорайон яңа булганлыктан, анда яшьләр күбрәк. Бала карап өйдә утыручы яшь аналарга чат, чын-чыннан, бертөрле дөньядан икенче кызыклырагына күз ачучы могҗиза булды. Гаиләдә ничә бала бар, аларның ниләр белән кызыксынуы турында җентекле яздылар. Аннары урамга күчтеләр. Йорт каршындагы күлне төзекләндерү ничек баруын, анда кемнәр көймәдә йөзүен, кайчан боз катуын, кайчан эрүен, кемнең балалары бозда йөрүен фәкать чат аша белдек. Якындагы агачлыкта ясалган паркның кайсы урынында ниләр урнаштырылуын да парк ачылганга кадәр белеп тора идек инде. Канәгатьсезлек белдерергә ярамый, тавышын басыгыз, дип акыл өйрәтергә тотыналар. Тавышы басылды инде аның, әмма барыбер чаттагы йөзәр язма ачуны китерә. Берзаманны укымый да башлаган идем, йортка кагылышлы берничә мәгълүматны күрми калганмын. Алай да ярамый. Кыскасы, аңлата торгач, бик тә аралашырга теләүчеләр өчен яңа чат ачтык. Анысына да автоматик рәвештә барыбызны да кертеп куйдылар. Ә менә төп чатта тик кирәкле мәгълүматлар гына бирелергә тиеш булды. Әлбәттә, ул үтәлми инде. Иң кызыгы, чаттагылар кичен, төннәрен активлаша. Бигрәк тә, төнлә тавышланучыларга эләгә. Мәсәлән, төнге 1дә: “Тугызынчы кат 289нчы фатир. Сез тавышланудан туктыйсызмы-юкмы?” — дип язган 256нчы фатир хуҗасы. Аларны кызганып, телефонның тавышын сүндереп йокларга яттым. Иртән карасам, мондыйрак хәбәрләр. Сәгать 2дә: “289лар! Сезгә ничә тапкыр әйтергә була соң ул?” Сәгать төнге 3: “Мин соңгы тапкыр кисәтәм. Полиция чакыртачакмын!” Сәгать иртәнге 5: “Полиция чакырттым!” Бу төнне кәеф-сафа корган 289нчы фатир мөгаен чатны укып утырмагандыр инде. Ә бит бер катка күтәрелеп, ипләп кенә күзгә-күз карашып аңлашсалар да булыр иде. Һәм бу хәл полиция белән тәмамланмас иде. Юк инде, чат бар бит! Полиция дигәннән, бүген яшьләр бигрәк сабырсыз инде. Элек безне хокук сакчыларын иң соңгы мизгелдә, берәрсе берәрсен үтерә башласа гына чакырыгыз, дип өйрәттеләр. Ә хәзер? “Фәлән фатир! Балаларыгыз йөгерүдән туктамаса, үзегезгә үпкәләгез”, — дип яза берсе. Икенчесе шунда ук: “Полиция чакыртыгыз!” — дип киңәш бирә. Рәхәт бит. Диваныңнан торып, проблеманы хәл итәсе түгел. Полиция хәл итсен. “Коридорда ниндидер билгесез кешеләр йөри!”. “Полиция чакыртыгыз!” “Кемдер минем ишеккә бәрелеп китте”. “Полиция чакыртыгыз!” “Мисс Валерьянка тагын шешә ыргыта башлаган”. “Полиция чакыртыгыз!” “Мисс Валерьянка” турында аерым сөйләргә кирәк. 10нчы катта пенсия яшендәге бер ханым яши. Җәйле-кышлы үзен әйбәт кенә тота ул, ачык кына, матур сөйләшә. Ну язлы-көзле мәзәкләнә инде, малай. Әллә йокысызлыктан интегә, аптекадан валерьянка җыеп алып кайта да, буш шешәләрне тәрәзәсеннән ыргыта башлый. Чатта шул хакта кисәтәләр. Димәк, аның тәрәзәләре астыннан сак йөрергә кирәк. Бигрәк тә бала-чагага күз-колак булырга. Якыннары аны дәваханәгә дә салып карый, юнәлеп тә чыккандай була. Әмма бер-ике атнадан тагын шушы хәл кабатлана. Валерьянканы стаканлап эчә микәнни соң ул? Чатта шушы хакта да гәп куерып ала. Җыелышлар җитсә, чат аеруча җанлана. Башта “старший по дому”ны таба алмый интектек. Ууу, бәхәс айга сузылды. Аннары кемнәрдер идарә итү компаниясен алыштырырга тәкъдим итте. Халык икегә аерылды. Кемдер монысын калдырырга теләде, кемдер икенчене мактады. Алыштырдык. “Шило на мыло” булды булуын, әмма түзәбез әле. “Старший” бер проблеманы күтәрә дә, җыелыш җыярга карар итә. Шундый-шундый мәсьәлә карала, кем моңа риза, кем каршы, шуны ачыклаячакбыз, дип яза. Шунда бер акыллысы: “Нигә җыелыш җыеп торабыз, чаттан гына тавыш бирик”, — дигән тәкъдим кертә. Моңа барысы да дәррәү кушыла. Һәм без җыелыш җыеп тормыйбыз. Югыйсә, беренче кат холлына гына төшәсе. Юк инде, диваннан торырга ирендерә. Менә бит чатның файдасы. Бераз ирония белән язсам да, аның файдасы, чыннан да, бар ул. Моны үземдә татырга туры килде. Бер көнне иртәнге 5тә су аккан тавышка уянып китсәм, аш бүлмәсендә астагы кран чыгып очып, бөтен дөньяга кайнар су сиптереп ята. Өйдә берүзем. Башта аңламый, кайнар суга тыгылып, суны туктату өчен кранны эзләп булыштым. Нык кына пештем. Шуннан телефонга йөгердем. Ярдәм сорап чатка “голосовой” җибәрдем. Иртән-иртүк аны укучы булмас инде дип, нишләргә белми басып торганда бер егет килеп тә керде. “Эшкә бүген иртәрәк торган идем”, — ди. Ул таска су җыйды, мин түгеп тордым. Слесарь килеп суны япканчы шулай булыштык. Шөкер, әллә нинди нәтиҗәләр булмады, астагы фатирга су үтмәде. Әйткәндәй, су басу мәсьәләсе бик җитди ул. Чатта “Фәлән фатир! Сез безне батырасыз!” — дигән хәбәрләр күренгәли. Шәхсән үзем авылга кайтсам, чатны аеруча игътибар белән күзәтеп барам. Тагын берәр һәлакәт булып, су ата башламасын, күршеләрне су басмасын. Югыйсә, краннарны бик яхшыларга алыштырып куйдым инде, барыбер куркыта. Үзләре өйдә югында краннары ватылып, астагы күршеләренә су аккан очраклар еш булмаса да очраштыра. Менә бит чатның кодрәте. Кран ватылу хәлләреннән соң аңа хөрмәтем артты. Вакыт-вакыт нервыга тиеп алса да, кирәк нәрсә инде ул йорт чаты. Ачкычларын өйдә онытып калдырып, урамнан керә алмый интегүчеләрне дә чат коткара. “Кем өйдә? Нинди фатирның номерын җыйыйм?” — дип кенә сорыйлар. Кертәбез. Ә кинәт үзләре яисә балалары чирләп китеп, аптекага бара алмаучылар: “Әле берәрегез аптекада түгелме?” — дип яза. Шунда ук дару кайтып җитә. Кибет белән дә шулайрак. Кемгә ипи, кемгә сөт алып кайтабыз. Ә аптекада кеше булмаса, бу дару кемдәдер барыбер табыла. Юк, әйбәт нәрсә инде ул чат. Берәрсенә тиз генә шәһәр үзәгенә барырга кирәк булдымы, шунда ук чатка яза. Баручы юкмы, янәсе. Бәйрәм үткәрергә теләүчеләр өстәл, урындыклар, кайберләре хәтта кашыклар сорап тора. Бирәбез. Йортта ремонт үткәрүчеләрне, обой ябыштыручыларны, электрикларны да чат аша эзләп табабыз. Квитанцияләрдә түләү үзгәреп килсә дә сорауларга җавап табарга чат ярдәм итә. “Нигә арткан, сезнеке ничек?” — дип ду куба берәрсе. “Безнеке дә шулай”, дигәч, бераз тынычлана. Аннары тагын бу идарәче компанияне алыштырыр вакыт җитмәдеме, дигән сорау куя. Шуны гына көткәндәй, чатта җанлы әңгәмә башлана. Бүген “алыштырабыз” дип ятабыз да, иртәгә бу уйдан кире кайтабыз. Чат үзебезнеке бит, хет айлар буе бәхәсләш. Кирәк нәрсә инде ул йорт чаты. Шушында танышабыз, шушында дуслашабыз, котлашабыз, бәхәсләшәбез, тиргәшәбез, канәгатьсезлек белдерәбез, кайгы уртаклашабыз. Менә кайда тормыш кайный! Бер зур йортның бетмәс-төкәнмәс проблемалары кечкенә җайланманың чатына сыйган да беткән. Очрашулар-күрешүләр, җылы әңгәмә корулар, күзгә-күз карашып бәхәсләшүләр тарихта калды инде. Шунысы гына бераз күңелне кыра. Ә болай... Бик шәп нәрсә ул-йорт чаты!