Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Кытай Урал аръягы белән сәүдә итәчәк

Утырышта төбәк һәм федераль спикерлар, шулай ук чит ил кунаклары катнашты, Кытай Халык Республикасы булачак инвестфорумда партнер-ил буларак катнашачак, дип белдерелде.- Инвестицион Сабантуй ярдәмендә Урал аръягы төбәге муниципалитетның гына түгел, гомумән, регионның үсеш векторын аңлау өчен мәйданчык булачак. Мәсәлән, Сибайда Сибай - Подольск - Новорудная тимер юл тармагын эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Шулай ук туризм өлкәсендә 20 млрд сумнан артык инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла. Монда ук без 4 млрд сумлык инвестицияләр күләме белән балалар сәламәтләндерү лагере төзибез, - дип аңлатма бирде Рөстәм Моратов.«Урал аръягы-2023» V юбилей Бөтенроссия инвестицион Сабантуеның эшлекле программасы кысаларында төрле тематикага 20дән артык сессия үткәрү планлаштырыла. Алар туризмга, яшьләр эшкуарлыгына, инвестицияләргә, Башкортстанның якын һәм ерак чит илләр белән партнерлык хезмәттәшлегенә, пилотсыз очу аппаратлары җитештерүнең актуаль өлкәсен үстерүгә һәм төбәк үсеше өчен мөһим булган башка мәсьәләләргә багышланган.- «Урал аръягы-2023» Бөтенрусия инвестиция форумы быел беренче июньнән икенче июньгә кадәр узачак, ә инде өченче июньдә Башкортстан Республикасының Хәйбулла районында Сабантуй - язгы кыр эшләре тәмамлануның ел саен үткәрелә торган халык бәйрәме узачак. Быел безнең форумның партнер иле Кытай булачагын игълан итүгә шатмын. Кытай белән Русиянең тарихи якынаюын исәпкә алып, без партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерүгә бирелгән трендны дәвам итәбез һәм уңышны уртак проектлар һәм контрактлар белән ныгытырга өметләнәбез, - дип хәбәр итте Башкортстан Республикасы тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.Искәртеп узабыз, «Урал аръягы» V Бөтенрусия инвестиция Сабантуена Кытай Халык Республикасының Хунань провинциясе делегациясе зур составта килергә планлаштыра.«Сян-Э» халыкара компаниясенең директорлар Советы Рәисе Чжан Ци әфәнде сөйләвенчә, Кытай Башкортостан белән күп яклы хезмәттәшлек төзү белән кызыксына. Сүз, аерым алганда, Кытайга Башкортстан азык-төлек продукциясен импортлау, фән өлкәсендәге үзара хезмәттәшлек, шулай ук берничә инвестиция проекты турында бара.- Без Башкортстан Республикасыннан он, бал, кондитер товарлары һәм башка продуктлар сатып алырга телибез. Кытайда Русиянең Сәүдә вәкиллеге каршындагы Башкортостан вәкиле белән очрашулар һәм сөйләшүләр барышында без үз компаниябезнең Уфада вәкиллеген ачу турында Карар кабул иттек. Без шулай ук Башкортстан университетларыннан студентлар өчен стажировкалар оештыру белән кызыксынабыз. Университетлар җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып барырга һәм Хунань провинциясенә Уфа дәүләт нефть университетының 50 студентын «Сян-Э» компаниясендә стажировка үтәргә, шулай ук кытай телен өйрәнергә чакырырга әзер, – дип сөйләде Чжан Ци әфәнде.Фикер алышу темаларының берсе шулай ук "Пилотсыз авиация системалары" милли проекты сессиясе булды. Исегезгә төшерәбез, 3 апрельдә РФ Хөкүмәте тарафыннан Башкортстанда пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү буенча санлы инновацияләр өлкәсендә эксперименталь хокукый режим урнаштыру турында карар имзаланды.Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Рөстәм Моратов сессия составына Беларусь, Кытай һәм Ираннан катнашучыларны кертергә тәкъдим итте.