Андрей Назаров ассызыклаганча, «Яңа кешеләр» парламент партиясенең актуаль көн тәртибендә эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү, аңа административ басымны киметү һәм, гомумән, илдә эшлекле һәм инвестицион мохитне яхшырту белән бәйле мәсьәләләр бар. Нәкъ менә шуңа күрә республика бизнесы вәкилләрен дә җыярга карар ителде.- Башкортстан соңгы вакытта барлыкка килгән киртәләрне уңышлы җиңде. Төбәктә сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында һәм торак төзелешендә уңай динамика тәэмин ителгән. Берничә ел рәттән инвестицион климат торышы милли рейтингының ТОП-5 төбәгенә керә. Ике ел Сәнәгать сәясәте нәтиҗәлелеге рейтингын җитәклибез. Булдырылган һәм булдырыла торган индустриаль һәм технопарклар саны буенча лидерлар өчлегенә керәбез, – диде Премьер-министр.Министрлар кабинеты җитәкчесе сүзләренчә, бу республикада эшлекле климатны яхшырту буенча тырышып һәм ныклап эшләү нәтиҗәсе. Башкортстан кризиска һәм санкцияләргә каршы ярдәм итүгә, инвестиция эшчәнлеген стимуллаштыруга, эшмәкәрлекне, шул исәптән аның яшь