И боз китүеннән дә күңеллерәк күренеш юк иде бугай ул элек. Без урамның бот буе малайлары аны беренче булып каршылый торган идек. Бары тик яз вакытында гына була торган “пугач” дип аталган корал да хутта иде әле ул чакларда. Пугач ясамаган малай ул чын ир-егет түгел инде, синең кемлегеңне шул билгели. Кайвакыт аны вилсәпид эсписеннән ясый идек, монсы узгынчы нәрсә генә инде. Ә чын пугач ул трактор-комбайнның җиз торбасыннан ясала. Элек МТМ дип аталган нәрсә янында запчасьтән дә күбрәк нәрсә юк иде бит. Менә шуннан табып аласың. Анда булмаса, эшләп торган берәр трактор, я комбайнныкын каерып алып китәсең. Аны кисеп алу өчен тимер пычкысы әзерләп куясың, ким дигәндә өч кырлы игәү белән маташтырасың. Шул торбаны этләй балыгы кадәр генә итеп кисәсең дә бер башын чүкеп бөклисең, торба эченә кургаш тутырасың. Шуннан сиксәнле кадакны кәкерәйтеп, бер башын кадакка, бер башын торбага эләктереп җилем белән тарттырып куясың. Торба эченә күкерт тутырасың да кадакны торбадан чыгарыбрак куеп, җилем