Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Сәүдә өлкәсендә эшли аламмы?

– Хөкем ителү закон нигезендә эшкә урнашуга билгеле бер вазыйфалар һәм һөнәрләр өчен генә комачаулый. Русия Хезмәт кодексының 65 мәддәсендә хезмәт килешүе төзелгәндә күрсәтелә торган документлар исемлеге китерелә, алар арасында хөкем ителү булу-булмавы, шулай ук җинаять эзәрлекләү факты турында белешмә дә бар. Хөкем ителүче яки хөкем ителгән кешеләр түбәндәгеләр белән шөгыльләнергә хокуклы түгел: * педагогик эшчәнлек; * балигъ булмаганнарны тәрбияләү, үстерү һәм ялын оештыру өлкәсендәге эшчәнлек. Хәзерге законнарда шартлы рәвештә хөкем ителү белән сәүдә өлкәсендә хезмәт эшчәнлеге алып бару буенча чикләүләр юк. Шуңа күрә сез бу өлкәдә эшли аласыз. Фото: mk.ru