Илеш егете Артур Хәсәнов Дүртөйледән мобилизацияләнгән иде. Егетләрне озату тантанасында ул русча җыр башкарып игътибарны җәлеп итсә, хәрби өйрәнүләр вакытында плацта Филүс Каһиров репертуарыннан «Киек каз юллары» җырын башкарып, искиткеч танылу алды, соңрак аның беренче башкаручысы белән Казан, Мәскәү сәхнәләренә менде. Махсус хәрби операциядәге егетләрне кыска вакытлы ялга кайтканда да шушы җыр белән каршы алулары аның турында күпне сөйли.Инде Артур үзе дә ялга кайтты. Шушы көннәрдә ул Әнвәр концертында булган.«Беләсезме кем килде, дуслар, безнең янга кунакка? Артур «Киек казлар»! Филүснең алмашчысы. Артур Каһиров», – дип шатланып видео төшергән җырчы.«Хәсәнов инде, Әнвәр абый, Хәсәнов», – ди тыйнак кына Артур.«Сине күрүемә бик шат! Хөрмәт итәм. Бүген концертта азрак ял ит, «кайфани», – дип озаткан аны тамаша залына Әнвәр Нургалиев.Илләргә тынычлык кайткач, сәхнәләрдә Артур Хәсәнов йолдызы балкыячак әле, без көтәбез!