Аны сәламәтлек мөмкинлекләре чикле спортчыларга, тренерларга һәм Паралимпия спорты үсешенә өлеш керткән спонсорларга тапшыралар. Премия лауреатларын бүләкләү тантанасы «Башкортостан» дәүләт концерт залында узды.Очрашуда озынлыкка сикерү буенча Олимпия чемпионы Татьяна Лебедева, биатлон буенча дөнья чемпионы Антон Шипулин, фигуралы шуу буенча дөнья чемпионы Елизавета Туктамышева, Тимераякта фигуралы шуу федерациясенең генеральный директоры Александр Коган, Русия тележурналисты Тимофей Баженов һәм башка танылган физкультура һәм спорт эшлеклеләре катнашты.«Милләт яшьлеге» иҗтимагый премиясе 2014 елда булдырыла. Ел саен аны «Елның уңышлары», «Чикләрсез спорт», «Паралимпия спортының өмете», «Җиңү сере», «Чемпионны тәрбияләү», «Йөрәк чакыруы буенча», «Ачык караш» номинацияләрендә тапшыралар. Бүләк инициаторы, Русия Дәүләт думасы депутаты, 13 тапкыр Паралимпия чемпионы Рима Баталова премиянең Башкортстанның спорт брендларының берсе булуын, спорт җәмәгатьчелегенең һәм сәламәтлек мөмкинлекләре