Яңа автобуслар Аскын, Авыргазы, Бакалы, Бәләбәй, Балакатай, Бишбүләк, Бөре, Благовар, Благовещен, Бүздәк, Бөрҗән, Гафури, Дуван, Дүртөйле, Зилаер, Илеш, Кушнаренко, Куергазы, Мишкә, Миякә, Нуриман, Салават, Стәрлебаш, Уфа, Учалы, Хәйбулла, Чакмагыш һәм Яңавыл районнарына, шулай ук Межгорье, Нефтекама һәм Уфа шәһәрләренә тапшырылды. - Соңгы 4,5 елда без 800дән артык мәктәп автобусы сатып алдык, яртысы - төбәк бюджеты исәбенә, яртысы федераль бюджеттан. Бу эшне дәвам итәчәкбез. Аеруча рәхмәт сүзләрен автобус йөртүчеләргә әйтәсем килә. Алар белән очрашудан 40 мең баланың иртәсе башлана. Шоферларның эш шартларын алга таба да яхшыртырга, аларның хезмәт хакын арттырырга тырышачакбыз. Безнең өчен балаларның сәфәрләре уңайлы һәм хәвефсез булуы мөһим, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. Агымдагы елда Башкортстанга мәктәп автопаркларын яңарту федераль программасы буенча "ГАЗ" маркалы 45 яңа автобус кайтарылды инде. Аларның сигезе - салоннары өстәмә җылытылганы - республиканың төньяк районнары өчен кайтарылды. Фото: glavarb.ru