- Сезне чын күңелдән истәлекле дата - Башкортстан Республикасы Хәрби комиссариаты оешуга 105 ел тулу белән тәбрик итәм. Бу дата хәрби комиссариатлар хезмәткәрләре өчен генә мөһим түгел, чөнки һәр гаиләнең диярлек Ватаныбызга хәрби хезмәт итү, якын туганнарының күп буыннары Ватанны саклауда катнашу тарихы бар. Республика Военкоматын илебездә иң яхшылар рәтендә берничә тапкыр билгеләп үттеләр. Күп еллар сез хезмәткә чакыру буенча Үзәк хәрби округ штабы биремнәрен, контракт буенча хәрби хезмәткә гражданнар җыюны уңышлы башкарасыз. Мобилизацион эшләр буенча да алдынгылар рәтендәбез! Хәзер без ялга кайткан хәрби хезмәткәрләрне каршы алабыз. Бу да бик зур эш. Шунысын да билгеләп үтәм, каһарманнарыбызны соңгы юлга озату кебек авыр миссияләрне дә бергә башкарабыз, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. Башкортстанның хәрби комиссары Михаил Блажевич Радий Хәбировка нәтиҗәле уртак хезмәте һәм Русия Кораллы Көчләренең шәхси составын формалаштыруда ярдәм итүе өчен рәхмәт белдерде. - Безнең бурыч - моб