Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Белоруссия табиблары белән киңәшләшеп эшләячәкбез

Азат Рәхмәтуллин коллегаларына халыкка медицина ярдәме күрсәтүнең республикада төзелгән өч дәрәҗәле системасы турында җентекләп сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, халыкның сәламәтлеген саклау, медицина ярдәме күрсәтүнең уңайлылыгы һәм сыйфаты — Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының төп эш юнәлешләре. - Төбәктә зур медицина клиникалары бар, анда уникаль операцияләр башкарыла. Республика кардиология үзәге Русия Федерациясенең медицина ярдәме күрсәтүче әйдәп баручы 5 дәвалау учреждениесе исемлегенә керә. Республика клиник онкология диспансеры - иң зур онкология үзәге, анда квалификацияле медицина кадрлары, заманча диагностик һәм дәвалау аппаратурасы тупланган. Бөтенрусия күз һәм пластик хирургия үзәге тукыма һәм күзәнәк регенерациясе проблемаларына махсуслаша. Үзәк базасында эксперименталь эшләнмә һәм аллоплант биоматериалларын клиник кертү уза. Бу һәм башка күп кенә эшләнмәләр күпсанлы Русия һәм чит ил клиникаларында уңышлы кулланыла, - дип билгеләп үтте Азат Салават улы. Министр вазый

Азат Рәхмәтуллин коллегаларына халыкка медицина ярдәме күрсәтүнең республикада төзелгән өч дәрәҗәле системасы турында җентекләп сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, халыкның сәламәтлеген саклау, медицина ярдәме күрсәтүнең уңайлылыгы һәм сыйфаты — Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының төп эш юнәлешләре. - Төбәктә зур медицина клиникалары бар, анда уникаль операцияләр башкарыла. Республика кардиология үзәге Русия Федерациясенең медицина ярдәме күрсәтүче әйдәп баручы 5 дәвалау учреждениесе исемлегенә керә. Республика клиник онкология диспансеры - иң зур онкология үзәге, анда квалификацияле медицина кадрлары, заманча диагностик һәм дәвалау аппаратурасы тупланган. Бөтенрусия күз һәм пластик хирургия үзәге тукыма һәм күзәнәк регенерациясе проблемаларына махсуслаша. Үзәк базасында эксперименталь эшләнмә һәм аллоплант биоматериалларын клиник кертү уза. Бу һәм башка күп кенә эшләнмәләр күпсанлы Русия һәм чит ил клиникаларында уңышлы кулланыла, - дип билгеләп үтте Азат Салават улы. Министр вазыйфасын башкаручы, шулай ук, кыска вакыт эчендә төзелгән клиник-инфекцион үзәкләр турында җентекләп сөйләде, алар Русиянең күп кенә төбәкләре өчен тиз төзелә торган конструкцияләр үрнәгенә әверелде һәм коронавирус инфекциясе таралуның иң югары чорында меңләгән кешенең гомерен саклап калырга мөмкинлек бирде. Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/news/20633/