Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Объект вакытында төзелеп бетәчәк

Исегезгә төшерәбез, объект Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты кысаларында төзелә. Әлегә юлүткәргечнең әзерлеге 43,5 процент тәшкил итә. - Әлегә чистарту корылмаларын һәм яңгыр канализациясе системасын урнаштыру, шулай ук объектны даими нигездә электр белән тәэмин итү һәм яктырту эшләрен башкаруга әзерләү эшләре алып барыла. Апрель башына объектка планлаштырылган 530 меңнән 450 мең куб. ком-таш катнашмасы китерелгән, - дип сөйләде Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов. Төзүчеләр юлүткәргечнең барлык терәк баганалы конструкцияләрен монтажлаган һәм тимер юл коммуникацияләрен яңадан ясаган. Бу әлеге объектта төзелешнең технологик яктан катлаулы этабы булды. Барлык эшләрне агымдагы елның өченче кварталында тәмамлау планлаштырыла. Фото: pravitelstvorb.ru