Татарча җырлаучы африкалы Оливер Мукенди, күптән түгел Уфадагы фатирында һушсыз егылып, фанатларын борчуга салган нде. Инде бу хәбәргә ни диярләр...Ә бит аның видео дәлиле бар! Аны блогер Искәндәр Гайсин төшергән.Менә ул, машинасын туктатып, Оливерны утырта. Анда Фирдус Тямаевның җыры ишетелә. «Фирдус Тямаев? Сүндер әле шуны. Минем әнием аны «җырлый белми, акыра ул», ди», – ди ярыйсы ук чиста татар телендә Оливер.Искәндәр Фирдусны яклый, якташ булуларын да әйтә. Бераздан ул, машинасыннан чыгып, Фирдус абыйсын чакыра. Анысы тутык балта тотып килеп чыга һәм машина тәрәзәсенә башын тыга. Оливерның коты ботына төшә. "Мин авырыйм", - димәкче дә була, бичара.«Хейтерыгызны алып килдем. Әле генә сезнең турында нәрсә генә сөйләмәде», – ди Искәндәр Фирдуска.Ә Оливер куркышыннан үзенең туган телен, янә туган илендә сөйләшкән французчасын искә төшерә. Тезә генә малай!«Юләрме әллә син? Бар, өенә алып кайт, караңгы төшкәнче», – ди Фирдус Тямаев.Шуннан машина кузгалып китә, Оливер җиңел генә котылуын