Премьер-министр урынбасары Алан Марзаев, төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Ридәл Сәетов, шулай ук капиталь төзелеш идарәсе һәм муниципалитет вәкилләре белән спорт корылмасын төзүне төгәлләү турында фикер алыштылар. Стадион 1963 елда төзелгән. 2019 елда аның масштаблы реконструкциясе башланды. - Күмертау өчен бу мөһим объект. Шәһәрдә спорт секцияләре күп, балалар яңартылган стадионны бик көтә. Якындагы ике елда төзелеш-монтаж эшләрен төгәлләргә кирәк, - диде Андрей Назаров. Исегезгә төшерәбез, проектта авария хәлендәге гамәлдәге административ бинаны һәм ике трибунаны сүтү каралган иде. Беренче чират кысаларында 2193 һәм 1989 урынлы ябык көнчыгыш һәм көнбатыш трибуналары биналары төзелгән. Төзүчеләр җылылык системасын, су белән тәэмин итү һәм канализациянең эчке һәм тышкы системаларын монтажлауны төгәлләгән. Фото: pravitelstvorb.ru