Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Җиңүгә өлеш кертәләр

Делегация "Боевое братство" бөтенрусия иҗтимагый оешмасының Кумертау шәһәр бүлекчәсе базасында урнашкан СВО штабын карады. Белгечләр биредә Русия Кораллы Көчләре сафларында контракт нигезендә хезмәт итәргә теләк белдергән гражданнарга консультация үткәрә. Очрашуда катнашучыларга Күмертау шәһәре хакимияте башлыгының социаль үсеш буенча урынбасары Татьяна Лихачёва сөйләгәнчә, штабта ветераннар утырышлары уздырыла, СВОда катнашучыларга ярдәм координацияләнә һәм бүленә, яшьләр белән патриотик очрашулар уза. СВО штабы активистлары соңгы вакытта алар янына контракт буенча хезмәт шартлары белән кызыксынган гражданнар актив килә, дип билгеләп үтте. Мондый очраклар өчен штабта күрсәтмә агитация материаллары, белешмәләр бар. Кешеләр контракт буенча хезмәткә гаризалар да китерә, бу очракта гаризалар Күмертау шәһәре хәрби комиссариатына күчерелә. Бүген Күмертауда меңләгән кеше мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итү өчен берләшкән. Кемдер маскировка челтәрләрен бәйли, кемдер азык-төлек һәм медикаментларн

Делегация "Боевое братство" бөтенрусия иҗтимагый оешмасының Кумертау шәһәр бүлекчәсе базасында урнашкан СВО штабын карады. Белгечләр биредә Русия Кораллы Көчләре сафларында контракт нигезендә хезмәт итәргә теләк белдергән гражданнарга консультация үткәрә. Очрашуда катнашучыларга Күмертау шәһәре хакимияте башлыгының социаль үсеш буенча урынбасары Татьяна Лихачёва сөйләгәнчә, штабта ветераннар утырышлары уздырыла, СВОда катнашучыларга ярдәм координацияләнә һәм бүленә, яшьләр белән патриотик очрашулар уза. СВО штабы активистлары соңгы вакытта алар янына контракт буенча хезмәт шартлары белән кызыксынган гражданнар актив килә, дип билгеләп үтте. Мондый очраклар өчен штабта күрсәтмә агитация материаллары, белешмәләр бар. Кешеләр контракт буенча хезмәткә гаризалар да китерә, бу очракта гаризалар Күмертау шәһәре хәрби комиссариатына күчерелә. Бүген Күмертауда меңләгән кеше мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итү өчен берләшкән. Кемдер маскировка челтәрләрен бәйли, кемдер азык-төлек һәм медикаментларны җыя, кием тегә. СВО штабында катнашучылар сүзләренчә, ярдәмгә төрле яшьтәге кешеләр килә, шәһәрләрдән дә, тирә-як авыллардан да.