Буыннан-буынга...Мөгаллимнәр күп булса да, берсеннән-берсе затлырак ул-кызлар үстереп, аларга югары белем биргән, үзләре атлаган сукмакка хәерле юл теләп озатып калган, оныклары да әби-бабасы эшен дәвам иткән укытучылар династиясе сирәк. Ә бу гаиләнең укытучылык стажы – 530 ел! Бу сан әле чик түгел, чөнки биредә укытучылык хезмәтенә хөрмәт кечкенәдән тәрбияләнә, мөгаллимлек орлыклары да шунда шытым бирә һәм буыннан-буынга шулай дәвам итә. Нәселдә абруйлы, яшь буынны тәрбияләүдә фидакарь, батыр хезмәтләре белән халык рәхмәтен яулаган, ихтирамын казанган, зур дәрәҗәләргә ирешкән, үрнәк алырлык шәхесләр дә бихисап.Кырмыскалы районының хозур табигать кочагында урнашкан кечкенә Янбай авылында туып-үскән Мәрьямнең яшьлеге илебез өчен авыр елларга туры килсә дә, кечкенәдән хыялында йөрткән һөнәренә – укытучы булу бәхетенә ирешә ул. Гомумән, Кәбировлар – заманына күрә алдынгы карашлы, бик тырыш, хәлле гаилә була. Умарта тоталар, сыер асрыйлар. Урманчы булып эшләгән картәтисе урман акланында тары да чәчә. Балаларын белемле итү өчен бик күп көч сала Кәбировлар һәм җидесе дә, шул исәптән Мәрьям, педагогик юнәлешне сайлый.Уку белән хезмәт янәшәКызның хезмәт биографиясе, шул чордагы башка балаларныкы кебек, бик иртә башлана. Шул ук вакытта белемгә омтылышы бик көчле була, мәктәптә тырышып укый. Бәлки, шуңадыр да, 12 яшендә аны урындагы колхозга хисапчы итеп тәгаенлиләр.– Шул чорларны искә алсаң, кызык та, кызганыч та, – ди Мәрьям апа. – Әти-әниебезнең тырышлыгы, уңганлыгы нәтиҗәсендә интегеп яшәмәдек. Безне дә эшсөяр итеп үстерделәр. Колхозда эшләүдән тыш, әнием тегүгә оста иде, әтиемнең дә кулыннан килмәгән эш булмады. Без дә аларга кулдан килгәнчә ярдәм иттек, шулай эшкә өйрәндек. Бөек Ватан сугышы башлангач, авылда бер-ике карттан башка ирләр калмады, барлык эшләрне хатын-кызлар, яшь-җилкенчәк һәм балалар башкарды. Әтиебезгә бронь биреп калдырдылар, ләкин аны бик сирәк күрә идек, ул күрше Бозаязбаш авылында сугыш өчен кирәк-яраклар җитештерүдә катнашты.Башлангыч белемне Мәрьям туган авылында ала, аннары укуын күрше Иске Муса җидееллык мәктәбендә дәвам итә, ә урта белем алу өчен Бозаяз авылына җәяү йөри. Үзенең булачак тормыш юлдашын да нәкъ шунда очрата ул – Зөфәр белән бер мәктәптә укыйлар. Ул гына да түгел, сигезенче сыйныфтан бер парта артында утыралар, бик дус булалар, һәрвакыт бер-берсенә ярдәм кулы сузалар. Күрәсең, шунда ук аларның мөнәсәбәтләрендә дуслык, ихтирам кебек тойгылар уянып, киләчәктә ул чын мәхәббәткә әверелә. Мәктәпне уңышлы тәмамлагач та, икәүләп педагогия училищесына укырга керәләр, дипломлы белгечләр булып районга кайталар, гаилә коралар һәм гомерләре буе сайлаган һөнәрләренә һәм бер-берсенә тугры калалар.Хөрмәт һәм бәхетЭшләү чорында белемнәрен камилләштереп, уку процессына яңалыклар кертеп торалар. Билгеле, сугыштан соңгы чордагы мәктәпне әлеге укучылар күз алдына да китерә алмый. Укыту өчен шартларны ничек кулларыннан килә, шулай булдырырга тырышалар.Мәрьям Мөхәммәдинур кызы хәтерләвенчә, балаларны санарга өйрәтү өчен таякчыкларны укучылар белән бергәләп урманга барып әзерлиләр. Бер карасаң, әллә нәрсә дә түгел, ләкин бу эш балаларны берләштерү, хезмәткә сөю тәрбияләү җәһәтеннән дә зур әһәмияткә ия була. Әйткәндәй, шул вакытта мәктәпкә тикшерү белән килүчеләр дә Мәрьям Мөхәммәдинур кызының бу алымын югары бәһали һәм аны башка мәктәпләрдә дә кулланырга кирәклеген ассызыклый.Яшь белгечләргә районыбызның төрле авылларында эшләргә туры килә. Ире кайда – хатыны да шунда. Хезмәт юлын Таңсәет авылында кечкенә мәктәптә башлап җибәрәләр. Бераздан энергиясе ташып торган Зөфәр Камалетдин улы Шәйморатов урта мәктәбенә директорның уку-укыту буенча урынбасары итеп тәгаенләнә, соңыннан комсомолның район комитетына беренче секретарь итеп сайлана. Мәктәп директоры, Подлуб авыл Советы рәисе, Бозаяз балалар йорты директоры вазыйфаларында да уңышлы эшли.Шулай да Мәрьям һәм Зөфәр Мостаевларның гомерләренең байтак өлеше Бозаяз авылы һәм урындагы урта мәктәп белән бәйле була. Ярты гасырдан артык бер-берсенә терәк булып, бер-берсен хөрмәт итеп, тормыш сукмагыннан бергә атлыйлар. Кызганычка каршы, Зөфәр Камалетдин улының якты дөньядан китүенә дә 22 ел үтеп киткән...Алма агачыннан ерак төшмиЯлгыз түгел Мәрьям апа. Лаеклы тәрбия һәм белем биреп үстергән дүрт баласы – бүген ананың ышанычлы терәге һәм таянычы. Кечкенә вакытта салынган тәрбия орлыклары яхшы җимеш, мул уңыш белән сөендерә: балалары һөнәрле булып, үз урыннарын табып, тормыш юлыннан лаеклы атлый. Өлкән кызлары Зәлия тормышын медицина өлкәсе белән бәйләгән, хаклы ялга чыкканчы районның санитар-эмидемиология станциясендә эшләде. Укытучылык өлкәсендә дә эзе бар – район үзәге мәктәпләрендә тормыш хәвефсезлеге дәресләренең медицина бүлеген алып барган. Ринат – медицина фәннәре докторы, Башкорт дәүләт медицина университетында һәм колледжында укыта. Марат – һөнәре буенча хирург, медицина колледжы студентларына белем бирә. Роза да югары белемле укытучы, бүген ул Башкортстанның Мәгарифне үстерү институтында эшли.Балачак хатирәләреЕллар үткәч тә күңелдән җуелмый торган илаһи мизгелләр бар. Ринат Зөфәр улы да балачагы белән бәйле хатирәләрне яңартты.Әти-әниебез, эштән арып кайтып, йорт мәшәкатьләреннән талчыгуларына карамастан, көн саен кичен гәзит-журналлар укыйлар иде. Нинди генә басмалар алдырмый идек! “Кызыл таң” да миңа балачактан таныш һәм бүгенге көнгәчә бик якын. Ләкин безне беркайчан да гәзит укыгыз дип өндәмәделәр. Матбугат басмаларын укуга ничек җәлеп иткәннәрен соңрак аңладым: теге яки бу мәкаләне үзләре укыганнан соң, мөһим урыннарын төсле каләм белән билгеләп куялар һәм өстәл өстендә калдырып китәләр. Күз әнә шул урынга төшә бит. Ничек укымыйсың?! Ә бер башлагач, аерылып булмый, – ди Ринат Зөфәр улы, балачагыннан хәтерендә тирән уелып калган һәм гомерлек сабак булган хәл-вакыйгаларга тукталып.Яхшыны яманнан аерырга, алдашмаска, кеше әйберенә үрелмәскә, эшсөяр һәм белемле булырга, кешеләргә изгелек күрсәтеп яшәргә кирәклеген Мостаевлар балаларына кечкенәдән өйрәтә.– Әти белән әни гомер буе төпле киңәшләрен биреп яшәделәр. Эшләгәнегез безнең өчен булса, өйрәнүегез үзегез өчен булыр, дип, хезмәтне сөяргә өйрәттеләр. Аларның тормышын күз алдына китерәм дә хәйран калам: барысына да ничек өлгерделәр икән? Эшләре тынгысыз булуга карамастан, өчәр сыер, ат, күпләп сарык, хәтта мамык кәҗәләре дә асрадылар. Әни бәйләгән мамык шәлләр күпме хатын-кызны җылыткандыр! Тегүгә дә бик оста иде. Әйткәндәй, тегү машинасы әле дә бар аның. Шул ук вакытта безгә дә игътибар зур булды. Дөрес тәрбияләре өчен без аларга бик зур рәхмәтле, – дип газиз кешеләренә булган хөрмәт һәм рәхмәтләрен ирештерде Зәлия Зөфәр кызы.Бәхетле картлыкБәхетле һәм тыныч картлык кичерә Мәрьям Мөхәммәдинур кызы. Балаларының, онык-туруннарының кадер-хөрмәтенә төренеп, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, аларның уңышларына сөенеп яши. Менә инде биш ел өлкән кызы Зәлия һәм кияве Мидхәт тәрбиясендә көн күрә. Барысыннан канәгать, һәркемгә дә рәхмәтле. Менә шулай, тормыштан зарланмыйча матур яшәү, җәмгыятькә акыллы балалар үстерү, аларның уңышларына куану һәм якыннарыңның хәстәрен, авылдашларыңның ихтирамын тоеп яшәүдән дә зур бәхет юктыр ул!Мәрьям Мөхәммәдинур кызы инде унынчы дистәне вакласа да, кайчандыр сайлаган һәм барлык гомерен багышлаган һөнәре аны заман белән бергә атларга кирәклеген искәртеп тора кебек. Бүген дә телевизор карый, гәзит укый, ил-көндәге вакыйгалардан хәбәрдар, сәясәт белән дә кызыксына, кияве белән спорт яңалыкларын да тикшерәләр. Башкача булуы мөмкин дә түгелдер, ул бит – укытучы, укытучылар династиясеннән!Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.Кырмыскалы районы.