Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Кем гаепле соң?

Сәфәровларның ике кызлары һәм кечкенә уллары бар. Кече кызлары Әминә бер бәйрәмдә әнисе һәм апасы янына барыр өчен юлны йөгереп чыкканда машина астында кала һәм бик каты имгәнә. Руль артында мәктәп укытучысы - хатын-кыз булган. Әминәне ашыгыч рәвештә хастаханәгә салалар. Санавиация аны Уфага алып килә.Табиблар кулдан килгәннең барысын да эшли. Кызны "өлешләп" җыйганнар. Әмма ул гомеренең ахырына кадәр инвалид булачак.Юл-транспорт һәлакәте 12 июньдә була, һәм 10 февральдә генә җинаять эше кузгатыла. Һәм менә быелның 13 февралендә гаепләү карары чыгарылган. Машина хуҗасы шартлы рәвештә ел ярымга ирегеннән мәхрүм ителә. Ләкин ул үзен тулысынча аклауларын сорый. Хатын-кыз гаебен тулысынча кире кага һәм кыз үзе юлга йөгереп чыккан дип белдерә. Ул шулай ук аның гаиләсенә ярдәм күрсәтүен дә әйткән. Хәтта аның чеклары да сакланып калган. 85 мең сум акча җибәргән, тагын 500 мең сумны Сәфәровларга страховкалау компаниясе кайтарган. Ул киләсе суд утырышында гаепсез дип танылыр һәм акланыр, дип өметләнә. Фото: mk.ru