Тарих битләреннәнТарихи мәгълүматларга күз салсак, әлеге училищега нигез салынуда ике дата күрсәтелә. 1866 елның 1 сентябрендә Казан Кремлендә Казан юнкерлар пехота училищесы ачыла. Шул вакыт аралыгында уку йорты тарихында 20дән артык исем алыштыру һәм үзгәртеп кору була, һәм алар бүгенге көндә эшләп килүче Казан югары танк команда училищесы формалашуына китерә.1917 елның ноябрендә әлеге хәрби уку йорты таркатыла, шуңа күрә аңа нигез салыну вакыты дип, 1919 елның 22 феврале санала. Ул чакта элекке училище базасында Казан мөселман пехота команда курслары ачыла. Шунысын да әйтеп үтәсе килә: мөселманнар өчен уку йорты булдыру өчен күренекле якташыбыз – совет сәясәтчесе һәм дәүләт эшлеклесе, ул вакытта Үзәк мөселманнар хәрби коллегиясе рәисе Мирсәет Солтангалиев күп көч сала. Һәм аның тырышлыгы белән 1919 елның 22 февралендә көнчыгыш халыкларының 9нчы Казан кавалерия команда курслары эшли башлый.Йолаларга тугрылыкТагын бер кызыклы фактка игътибар юнәлтәсе килә: әлеге курсларны тәүгеләрдән