Әгәр дә сез - бер яки берничә бала анасы, яисә әни булырга җыенасыз икән, әгәр дә әни булу сезне яңа талантлар ачарга илһамландырган булса, ә пумала, буяулар һәм альбомнар сезнең өчен илһам һәм үз-үзегезне тормышка ашыру чыганагы икән - без сезне "Әни булу талантларны ача" иҗади вернисажында катнашырга чакырабыз! Җәй башында республикада күпләргә гашыйк булган, “Материнство открывает таланты” дигән күргәзмә узачак. Иҗади вернисажда - 3 күргәзмә, 351 катнашучы һәм алар тарафыннан булдырылган 1012 эш. Хәйриячелеккә тапшырылган картиналарның бер өлеше балалар өчен социаль учреждениеләрне тулыландыра, вернисаж картиналарының бер өлеше Мостай Кәрим исемендәге «Уфа» халыкара аэропортын бизәп тора. Әгәр дә сез республика тарихына эләгергә, анда яшәүчеләрне үз иҗатыгыз белән рухландырырга һәм аларның йөрәген җылылык һәм яктылык белән тутырырга телисез икән - күргәзмәне оештыручылар сезне көтә! Катнашуга заявканы 15 майга кадәр mama.risyet@mail.ru почтасына җибәрергә мөмкин. Гариза өчен - анкет