Халыкара белем бирү акциясе тел мәдәниятен арттыру, Башкортстанда, Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә башкорт телен үстерү һәм популярлаштыру өчен үткәрелә. Акциянең девизы: “Тел – халҡыбыҙҙың рухи байлығы” (Тел — халыкның рухи мирасы). Акциянең онлайн форматтагы диктаторларының берсе — Башкортстан Ректорлар советы рәисе, Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты ректоры Салават Сәгыйтов, ул диктант текстын башкорт телен ирекле белүчеләр өчен укыячак. Онлайн-форматта диктант БСТ телеканалында һәм социаль челтәрләрдә: ВКонтактеда һәм Телеграмм-каналда туры эфирда узачак. Салават Тәлгать улы туган телне белү кеше тормышында зур роль уйный, үз халкының рухи кыйммәтләренә кушылу мөмкинлеге ача дип саный:— Бөек урыс язучысы Михаил Александрович Шолохов тел халыкның иң зур байлыгы дип әйткән. Тел безнең һәрберебез туганчы ук булган, тел аннан соң да булачак, һәм һәр буынның бурычы – ата-бабаларыбыз барлыкка китергәнне киләчәк буыннар өчен җиткерү, саклау гына түгел, ә телне ба
Салават Сәгыйтов: “Башкорт теле буенча халыкара диктант туган телләрне үстерүгә зур өлеш кертә”
18 апреля 202318 апр 2023
1 мин