Хезмәте узган елның 26 сентябреннән, мобилизация башланганнан бирле бара. Моңа кадәр ул Сибайның ремонт-механика заводында корыч коючы булып эшли. Ялга кайтканның икенче көнендә үк хезмәттәшләре янына да бара. Рамил Рамил улының кайтуын аның зур гаиләсе, туганнары һәм якыннары түземсезлек белән көтте.- Рамил повестка алганда мин эштә идем, - дип искә ала аның хатыны Татьяна Викторовна. - Иремне билгесезлеккә җибәрү җиңел булмады. Хәзер дә бөтен гаиләбез белән бик борчылабыз. Әмма нишлисең - Ватан чакыра, һәм кемгәдер безне, илебезне якларга кирәк. Минем ирем минем өчен - чын герой! Шундый кыю яклаучылар булганда җиңү һичшиксез безнең якта булачак! Сугышчы сүзләренчә, ул хәтта бу ялга исәп тә тотмаган, чөнки солдатларның бик күп булуын һәм һәркем бераз ял итәргә өйгә кайтырга тиеш булуын аңлый. Әмма егетләрне, Президент Путинның хәрби хезмәткәрләргә 14 тәүлектән дә ким булмаган ял бирү турындагы күрсәтмәсен хәбәр итеп, сөендергәннәр. - Безне яхшы тәэмин итәләр, даими рәвештә гуманитар я