Кичә Премьер-министр Андрей Назаров җитәкчелегендә Хөкүмәт киңәшмәсе үтте. Анда табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов Уфада узган Экологик форум һәм “Экология һәм технологияләр” VII махсуслаштырылган күргәзмә турында бәян итте.Әлеге чарада Русиянең 9 төбәгеннән 50дән артык компания катнашты. Эшлекле программа кысаларында 21 чара — панель дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр, фәнни-гамәли конференцияләр узды. Форум барышында берничә килешү имзаланды, шуларның берсе — Башкортстанда зубрлар төркемен булдыру өлкәсендә халыкара һәм тышкы икътисади элемтәләрне гамәлгә ашыру турында. Белорус зубрлары популяциясен үрчетү өчен быел Башкортстанга 18 баш терлек кайтарылачак. Аларны Күгәрчен районындагы “Морадым тарлавыгы” табигый паркы белән чиктәш Ык дәүләт зоология заказнигы территориясендә урнаштыру планлаштырыла. “Узган атнада социаль челтәрләрдә Башкортстан халкыннан мөрәҗәгатьләр саны буенча төзекләндерү темасы лидер булды, аларның саны 1132гә җитте”, — диде төбәк Башлыгының Социаль коммуникацияләр идарәсе җитәкчесе Елена Прочаковская. Беренче чиратта, халыкны территорияләрне җыештыру проблемасы борчый. Елена Прочаковская сүзләренчә, халык чүп-чар капчыкларын оператив һәм вакытында чыгаруны таләп итә. Шулай ук, халыкның сораулары җәмәгать киңлеген һәм йорт яны территорияләрен төзекләндерүгә дә кагыла.17 апрельдән республикада янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты башлыгы Фәрит Гомәров хәбәр итте. Ул белдергәнчә, узган атнада Әбҗәлил, Кыйгы, Күгәрчен, Туймазы һәм Чишмә районнарында биш урман янгыны теркәлгән, аларның гомум мәйданы 26,1 гектар тәшкил итә. Шулай ук, 296 гектардан артык мәйданда коры үлән януның 252 очрагы теркәлгән. Ел башыннан ут колачлаган мәйдан 14 мең гектардан артып киткән. Республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Ирина Голованова Башкортстанда территорияләрне җыештыру буенча лидерлар һәм артта калучы районнарны атады. Ул билгеләп үткәнчә, министрлык территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү буенча үткәрелгән чараларны контрольдә тоту механизмын эшләгән. Мәсәлән, “Регент” мәгълүмати системасында отчет бирү җайланмасы булдырылган, анда муниципаль берәмлекләр үткәрелгән өмәләр турында мәгълүматны фотолар һәм басмаларга сылтамалар кушып кертә. Шулай ук, министрлык белгечләре муниципалитетларга тикшерүләр белән чыга. Апрель башыннан алар 20 шәһәр һәм районда булган. Белгечләр юлларның, юл кырыйларының, тротуарларның, тукталышларның, газоннарның, агачларның торышын билгеләгән. “Нәтиҗәләр буенча белгечләр Тәтешле, Илеш, Чакмагыш, Благовещен һәм Балтач районнарында, Салават һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә территорияләрне җыештыру тиешле дәрәҗәдә оештырылган, дигән нәтиҗәгә килде. Аскын, Мишкә, Бөре һәм Караидел районнарында, Октябрьский шәһәрендә җыештыру һәм төзекләндерү планлы тәртиптә уза, җитешсезлекләр вакытында бетерелә. Ә менә Кушнаренко, Стәрлетамак районнары һәм Ишембай шәһәре хакимиятләренә сораулар күп”, — диде Ирина Голованова. Торак пунктларның яктыртылуын яхшырту Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының һәм муниципалитетларның өстенлекле бурычларның берсе булып тора. Шуңа бәйле рәвештә, бюджеттан өстәмә кертемнәрсез яктырту системаларын модернизацияләргә мөмкинлек бирүче энергосервис контрактларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе игътибарга лаек. Мондый контрактларны гамәлгә ашырганда иске яктырткычлар яңа, экономиялерәкләренә алмаштырыла. Контрактны гамәлгә ашыру өчен подрядчы сайлау конкурс нигезендә башкарыла. Хәзерге вакытта мондый контрактларны Башкортстанның 18 муниципалитеты гамәлгә ашыра, тагын 14ендә бу мәсьәлә әле карала. Шул ук вакытта 9 муниципалитетта мондый чараларның максатка туры килмәве турында карар кабул ителгән, тагын 15ендә анализ икътисади файда булмавын күрсәткән.