“Чит шәһәргә күченгәч, туган телемдә аралашу җитми иде. Мин өч бала анасы, һәм миңа балаларым телне онытмавы, үз халкының тарихын һәм мәдәниятен белеп үсүләре бик мөһим. Шулай итеп, башкорт теле буенча түгәрәк булдыру идеясе барлыкка килде”. Роза Сатвалова 2017 елда Нижневартовск шәһәренә күченә, анда 7 меңгә якын башкорт яши, бу шәһәр халкының якынча 3 процентын тәшкил итә. Шул ук вакытта алар Башкортстанны үз туган иле дип саный һәм күпләр, нефть сәнәгате өлкәсендә эшләгәннән соң, туган якларына әйләнеп кайта. “Башта мин социаль челтәрләр аша биредә яшәүче башкортлар җәмгыятен — ХМАОның төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы “Югра башкортлары”н таптым, аның активисты булдым, ә бераздан мине рәис итеп сайладылар. Балалар өчен башкорт теле түгәрәге оештырырга тәкъдим иттем, минем идеяне хезмәттәшләрем хуплады һәм 2021 елның сентябреннән китапханәдә иҗтимагый нигездә беренче дәресләрне үткәрә башладык. Түгәрәк бик популяр булды, без дәресләр спектрын киңәйтергә теләдек һәм "Хәзинә башкорт теле курслары" проекты белән Башкортстан Республикасы Башлыгы грантлары конкурсында катнаштык һәм җиңү яуладык”, — ди Роза Мәҗит кызы.“Хәзинә” башкорт теле курслары башкорт мәдәниятен, традицияләрне өйрәнү элементлары, җәядән ату буенча практик дәресләр, милли аш-су һәм җыр-биюләр, урындагы башкортлар белән сөйләшү кичәләре белән башкорт теле дәресләреннән торган комплекс булып тора. Дәресләр һәр якшәмбе өлкәннәр һәм балалар өчен китапханә базасында үткәрелә. "Әле курсларга 30 кеше — 15 бала һәм 15 өлкән яшьтәге кеше йөри. Ләкин шулай да күбрәк балалар килә, гаиләләре белән килүчеләр дә байтак. Курс башланганчы бөтенләй башкорт телендә сөйләшмәгән балаларның үзара аралашуын күзәтүе кызык. Аларга картәтиләре һәм картәниләре белән туган телләрендә иркен сөйләшергә мөмкинлек туды”, — ди белгеч. Проектны гамәлгә ашыру кысаларында, аны презентацияләү һәм бу шәһәрләрдә шундый ук курслар ачу максатыннан, Сургут, Когалым, Лянтор, Нижнесартымск, Лангепас, Советский бистәсе буенча турне планлаштырыла.