Айбулат Хаҗин сүзләренчә, мәктәп заманча уку кабинетлары, шулай ук ашханә, спорт, актлар һәм гимнастика заллары, китапханә, тавыш яздыру студиясе, телестудия, радиоэлектроника кабинетлары, планетарий, уен һәм түгәрәкләр өчен бүлмәләр белән җиһазландырылган. Мәктәп территориясендә заманча физкультура-спорт зонасы булдырылган, анда волейбол һәм баскетбол мәйданчыгы, футбол кыры, йөгерү юллары, спорт тренажерлары, шулай ук озынлыкка һәм биеклеккә сикерү мәйданчыклары бар. "Безнең балаларга монда уку, ә студентларга практика узарга уңайлы булыр дип ышанам. Мәктәп коллективына уңышлар, яңа җиңүләр һәм талантлы укучылар телим", - дип язган төбәкнең мәгариф һәм фән министры социаль челтәрләрдә. Ачылу көненнән мәктәптә 118 беренче сыйныф укучысы укый башлады. Ә 1 сентябрьдән барлык сыйныфларда Яңа Булгаково бистәсендә һәм якындагы торак пунктларда яшәүче балалар укый башлаячак. Фото: bashinform.ru