Җитештерү куәтләре артуга бәйле, “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводы” җәмгыятендә соңгы чорда кадрларларга ихтыяҗ зур. Коллективтан өлешчә мобилизиция буенча Украинадагы махсус хәрби операциягә җибәрелгәннәр дә кадрлар мәсьәләсенә тискәре йогынты ясады. Хәзерге вакытта заводка, мәсәлән, ашыгыч рәвештә егермедән артык һөнәр буенча белгечләр таләп ителә. Предприятиегә яхшы әзерлекле кадрлар җәлеп итү юнәлешендә максатлы эш үткән елда ук башланган иде. Атап әйткәндә, техник һөнәр ияләре чыгаручы республика уку йортлары белән эшлекле бәйләнешләр булдырылды. Шушы көннәрдә аларның сафы С. И. Кувыкин исемендәге Октябрьский нефть колледжы исәбенә тулыланды. “Альтернатива”ның генеральный директоры Раил Фәхретдиновның нефть колледжы җитәкчесе Рөстәм Халиков белән эшлекле очрашуы нәтиҗәсендә коллективлар арасында ике як өчен дә файдалы бәйләнеш урнаштырылды. Аңа ярашлы, предприятие үзенә кирәкле белгечләр белән тәэмин ителә, ә уку йортын тәмамлаучылар, диплом алгач, биредә эшкә урнаштырыла. Бурычлар һәм хокуклар икеяклы килешүдә беркетелгән. Эшлекле бәйләнешләр кысаларындагы чираттагы чара Октябрьский шәһәренең Мәшгульлек үзәгендә оештырылды. Анда нефть колледжының өченче курсында укучы ике төркем студентлар һәм “Альтернатива” вәкилләре катнашты. Очрашу барышында булачак механиклар һәм токарьларның завод белән нык кызыксынуы ачыкланды. Завод идарәсе хезмәткәрләре Динар Хикмәтуллин һәм Регина Әхмәтшина “Альтернатива” эшчәнлеге турында бай һәм тулы мәгълүмат бирделәр, хәзерге вакытта биредәге вакансияләр белән таныштырдылар. Бәйләнешләрдән колледж укытучылары һәм производствога өйрәтүче мастерлар да читтә калмаячак. Алар катнашлыгында студентларның “Альтернатива”га эшлекле экскурсияләре каралган. Атап әйткәндә, аларның тәүгесен инструментлар цехында оештыру планлаштырылды. Хезмәттәшлекнең янә дә бер үзенчәлеге – киләсе уку елыннан башлап, нефть колледжы студентлары хезмәт практикасын “Альтернатива”да үтәчәк. Әлегедәй очрашуларның киләчәктә даими булачагы көтелә. Рәсемдә: Мәшгульлек үзәгендә очрашу. Григорий Игнатушко фотосы.