Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Кооперативларның эшчәнлек нәтиҗәсе уңай

2018-19 елларда төзелгән яңа авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары үзләренең табышлы проектларын уңышлы гамәлгә ашырды. Дәүләт ярдәменә 224 кооператив яңа техника, продукцияне эшкәртү, саклау һәм сату өчен җиһазлар сатып алган. Нәтиҗәдә, кооперация үсешенә этәргеч бирелде. Биш ел эчендә авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары саны 4 тапкыр арткан. Бүгенге көндә республикада 402 СПоК эшли, шуларның 250дән артыгы авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү белән шөгыльләнә. Бүген кооператив хезмәткәрләре саны 928 кешегә җитте, бу 2021 ел дәрәҗәсеннән 4 процентка югары (яисә 35 кеше). Русия төбәкләре арасында республиканың авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясе үсешенең иң югары күрсәткечләренең берсе. - Соңгы елларда авыл хуҗалыгы кооперациясе тотрыклы уңай динамика күрсәтә. Безнең кооперативлар авыл хуҗалыгы чималын эшкәртү күләмнәрен тотрыклы рәвештә арттыра, матди-техник базаны яңарта һәм яңа эш урыннары булдыра. Кулланучылар кооперативлары эшчәнлеге нәтиҗәсендә алынган керемнең гомум күләме 3 миллиард сумга җиткән, ел саен үсеш темплары 36-38 процент тәшкил итә. Гомумән алганда, кооперативлар эшчәнлегенең гомум финанс нәтиҗәсе уңай. Узган ел нәтиҗәләре буенча табыш 76 миллион сум тәшкил иткән, - диде бүгенге оператив киңәшмәдә Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. Фото: potatosystem.ru