Чараларны Владимир Путин гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан Халыклар дуслыгы йорты әзерли. 20 апрельдә төп бәйрәм чарасы Уфаның «Планета» сәүдә үзәгендә узачак.Монда Башкортстанның төрле халыкларының аутентик һәм сәхнә костюмнары тәкъдим ителәчәк. Башкортстанның «Агыйдел» сәнгать кәсепләре үзәге җитеннән ясалган актуаль коллекцияне күрсәтәчәк. Моннан тыш, чарада катнашучылар барлык яшьләргә исәпләнгән төрле осталык дәресләренә йөри алачак.10 апрельдән үк Башкортстан халыклары дуслыгы йорты филиалларында «Милли костюмлы фото» онлайн-акциясе старт алды. 13-14 апрельдә Чиләбе өлкәсенең һәм Баймак районының башкорт тарихи-мәдәни үзәкләре "Мин милли киемдә" флешмобларын эшләтеп җибәрде. 14 апрельдә Чиләбе өлкәсендә милли костюмнарда фотосессия узды.Әлеге бәйрәм турында тулырак https://www.bashinform.ru/news/culture/2023-04-17/master-klassy-konkursy-i-defile-v-bashkirii-otmetyat-den-natsionalnogo-kostyuma-3222899 сылтамасы аша кереп белергә була.Фото: bashinform.ru