Хәзерге дөньяда социаль өлкә эше кешегә, теге яки бу хезмәт алу өчен мөрәҗәгать итүчеләрнең ихтыяҗларын һәм сорауларын канәгатьләндерүгә юнәлтелгән булырга тиеш. Шуңа күрә хезмәтләрнең сыйфаты югары булуы мөһим. Моның өчен Стратегик башлангычлар агентлыгы әйдәп баручы федераль һәм төбәк экспертлары белән берлектә илнең һәр төбәгендә Тормыш сыйфаты буенча совет булдыруны күздә тотучы төбәк социаль стандартын эшләде.Совет составына коммерциягә карамаган һәм коммерция оешмалары, социаль өлкә оешмалары вәкилләре, социаль юнәлешле эшкуарлар, экспертлар, галимнәр, социаль өлкәне үстерү өчен җаваплы төбәк власте органнары җитәкчеләре керде. Советны Радий Хәбиров җитәкли.Башкортстанда Тормыш сыйфаты буенча совет илдә беренчеләрдән булып барлыкка килә. Бу - төбәк социаль стандартының барлык чараларын башлау өчен кирәкле корал. Ул республика халкының социаль хезмәтләр сыйфатыннан канәгатьлек дәрәҗәсен арттыруга юнәлтелгән мәсьәләләрне хәл итәчәк, социаль өлкәдә төбәк дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру өстенлекләре буенча тәкъдимнәр формалаштырачак һәм төбәк хокукый базасын камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләячәк. Экспертлар тормыш сыйфаты рейтингы нәтиҗәләрен анализлаячак һәм төбәк сервис вәкиле тарафыннан алга таба эшләү өчен тормыш хәлләрен сайлау буенча киңәшләр әзерләячәк.Совет хәл итәчәк мәсьәләләр арасында табиблар һәм пациентлар арасында мөнәсәбәтләр сыйфатын күтәрү, социаль хезмәтләр алуны тизләтү, бигрәк тә төрле ведомстволар күзәтүендә булган мәсьәләләр буенча, бюрократик волокитага юл куймау һәм башка күп нәрсәләр бар.