Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Күчмә утырыш Октябрьскийда узды

Анда депутатлар белән берлектә Башкортстанда Кеше хокуклары буенча вәкил Михаил Закомалдин, Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкил Ольга Панчихина, Башкортстан Республикасында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкил Ирина Абрамова, Башкортстан Республикасы Конституция советы рәисе Хәйдәр Вәлиев катнаштылар.Утырыш башланганчы депутатлар Октябрьскийның кайбер объектларында булды. Күчмә чара программасына барлыгы 30га якын объект кертелгән, шул исәптән сәнәгать предприятиеләре һәм социаль өлкә учреждениеләре. Аерым алганда, депутатлар 1нче шәһәр дәваханәсенең перинаталь үзәгендә, «Балалар һәм үсмерләр иҗат сарае» технопаркында булды, каты коммуналь калдыклар җыю буенча эксперименталь мәйданчыкны карады. «Башкирский фарфор» , «Альтернатива» , «Паркер» һәм башка берничә производствода да булдылар. Шулай ук комитетлар гражданнарны шәхси мәсьәләләр буенча кабул итүләр үткәрде.2нче гимназия мәйданчыгында балалар коллективларында эзәрлекләү (буллинг) очракларын профилактикалау мәсьәләсе буен

Анда депутатлар белән берлектә Башкортстанда Кеше хокуклары буенча вәкил Михаил Закомалдин, Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкил Ольга Панчихина, Башкортстан Республикасында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкил Ирина Абрамова, Башкортстан Республикасы Конституция советы рәисе Хәйдәр Вәлиев катнаштылар.Утырыш башланганчы депутатлар Октябрьскийның кайбер объектларында булды. Күчмә чара программасына барлыгы 30га якын объект кертелгән, шул исәптән сәнәгать предприятиеләре һәм социаль өлкә учреждениеләре. Аерым алганда, депутатлар 1нче шәһәр дәваханәсенең перинаталь үзәгендә, «Балалар һәм үсмерләр иҗат сарае» технопаркында булды, каты коммуналь калдыклар җыю буенча эксперименталь мәйданчыкны карады. «Башкирский фарфор» , «Альтернатива» , «Паркер» һәм башка берничә производствода да булдылар. Шулай ук комитетлар гражданнарны шәхси мәсьәләләр буенча кабул итүләр үткәрде.2нче гимназия мәйданчыгында балалар коллективларында эзәрлекләү (буллинг) очракларын профилактикалау мәсьәләсе буенча эшче төркемнең күчмә утырышы узды. Башкортстанның Адвокатлар палатасы вәкилләре гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтте.Дәүләт җыелышы Рәисе Константин Толкачев милли мәдәниятләр үзәгендә урнашкан ирекле батальоннар оештыру штабы эше белән танышты. Штаб башлыгы Альберт Шәйморатов сүзләренчә, бирегә күп кенә волонтерлар килә, аларга консультация ярдәме күрсәтелә. Кирәкле документлар рәсмиләштерелгәннән соң, барлык теләүчеләр медицина тикшеренүе узарга җибәрелә, шуннан соң алар хәрби хезмәткәрләр сафларына алынырга мөмкин.Парламент Рәисе, шулай ук, ирекле батальоннар оештыру буенча штабларның зона киңәшмәсен үткәрде, анда республиканың биш көнбатыш районы вәкилләре катнашты. Оборона министрлыгы белән хезмәттәшлек мәсьәләләре, иреклеләргә социаль ярдәм чаралары турында фикер алыштылар. Константин Толкачев депутатларның хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча алып барылган эшләре турында хәбәр итте.Сәфәр барышында парламент Рәисе шулай ук шәһәрдә ачылган ирекле батальоннар оештыру штабының консультатив пунктларының берсендә булды.Президиум утырышы Октябрьский шәһәренең «Милли мәдәниятләр үзәге» мәйданчыгында узды. Аны Константин Толкачев үткәрде.- Мондый күчмә чаралар безгә территорияләр тәҗрибәсен тирәнтенрәк, комплекслырак өйрәнергә ярдәм итә, – диде Константин Толкачев. - Күчмә утырыш нәтиҗәләре буенча без шәһәр халкы өчен файдалы булачак карарлар кабул итә алырбыз, дип ышанам. Күчмә чаралар үткәрү даими практикага керәчәк.Парламент Рәисе Президиум утырышын Дәүләт җыелышы-Корылтай бүләкләрен тапшыру тантанасы белән ачты. Бүләкләнүчеләр арасында шәһәр үсешенә зур өлеш керткән укытучылар, төрле учреждениеләр, сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре бар иде.Депутатлар Октябрьский шәһәре хакимияте башлыгы Алексей Шмелевның «Октябрьский шәһәренең социаль-икътисади үсеше: 2022 ел нәтиҗәләре һәм 2023 елга планнар» темасына мәгълүматын тыңлады.Парламентның чираттагы утырышы 25 апрельгә билгеләнде һәм аның көн тәртибе формалаштырылды.