- Сезне Уфа шәһәрендә профессиональ бокс кичәсендә сәламләвемә шатмын! - диде ул. - Бу - безнең республикада үткәрелә торган икенче шундый чара. Бокс - кыю кешеләр спорты. Ул - ихтыярлы, максатчан, көчле рух белән шөгыльләнә торган сәнгать. Аның белән шөгыльләнүчеләр авырлыкларны җиңә һәм җиңүгә омтыла белә. Бу сыйфатлар теләсә нинди эштә уңыш өчен бик мөһим. Республикада без көрәшләрнең барлык төрләрен актив үстерәбез. Шул исәптән, әлбәттә, Башкортстанда популяр һәм киңкүләм спорт төре булган боксны да. Без спортчыларыбыз белән горурланабыз. Алар арасында, мәсәлән, Азалия Әминева - 2022 елда ил чемпионы. Ул безнең республикадан беренче Русия чемпионы булды. Башкортстанның бокс мәктәбенең тагын бер вәкиле Артур Собханкулов - Русия чемпионатының дүрт тапкыр финалисты, халыкара класслы спорт мастеры. Бүген без аны рингта күрәчәкбез. Артур, сиңа уңышлар телибез! Сезне биредә, кунакчыл республикабыз башкаласында, булачак чемпионатларда көтәбез. Иң көчлесе җиңсен!