Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Оча торган... ташлар

Без яшәгән планетаның төрле тарафларында археологлар борынгы гаять зур корылмалар таба. Ул корылмалар төзелгән кайбер ташларны хәзерге заманның көчле краннары һәм гидрокүтәрү корылмалары урыныннан да кузгата алмый. Әйбер­ләрнең очуы, мегалитларны төзүне бары тик бер нәрсә белән аңлатып була – ул левитация, һәм аны юкка чыккан цивилизацияләрдә яшәүчеләр куллана белгән, ди галимнәр. Левитация – латинчадан “җиңеләю” дигән сүз, ул предмет­ларның бер төрле терәксез җиргә яисә суга тартылмыйча һавада асылынып торуын аңлата. Левитациягә капма-каршы күренеш – гравитация (латинчадан “авырлык”). Англиядә Европаның иң борынгы һәм гаҗәеп корылмасы – киң билгеле Стоунхендж мегалиты бар. Ул дүрт мең ел элек төзелгән. Күп тонналы горизанталь ташлар биек вертикаль багана өстенә урнаштырылган. Әлегә кадәр галимнәр бу ташларны анда ничек мендереп урнаштырулары турында бер фикергә килә алмый. Стоунхенджны төзү өчен башта төзелеш урынына авыр таш блокларны алып килергә кирәк. Тагын шунысы гаҗәп – мегалитн

Без яшәгән планетаның төрле тарафларында археологлар борынгы гаять зур корылмалар таба. Ул корылмалар төзелгән кайбер ташларны хәзерге заманның көчле краннары һәм гидрокүтәрү корылмалары урыныннан да кузгата алмый. Әйбер­ләрнең очуы, мегалитларны төзүне бары тик бер нәрсә белән аңлатып була – ул левитация, һәм аны юкка чыккан цивилизацияләрдә яшәүчеләр куллана белгән, ди галимнәр. Левитация – латинчадан “җиңеләю” дигән сүз, ул предмет­ларның бер төрле терәксез җиргә яисә суга тартылмыйча һавада асылынып торуын аңлата. Левитациягә капма-каршы күренеш – гравитация (латинчадан “авырлык”). Англиядә Европаның иң борынгы һәм гаҗәеп корылмасы – киң билгеле Стоунхендж мегалиты бар. Ул дүрт мең ел элек төзелгән. Күп тонналы горизанталь ташлар биек вертикаль багана өстенә урнаштырылган. Әлегә кадәр галимнәр бу ташларны анда ничек мендереп урнаштырулары турында бер фикергә килә алмый. Стоунхенджны төзү өчен башта төзелеш урынына авыр таш блокларны алып килергә кирәк. Тагын шунысы гаҗәп – мегалитны сазлык уратып алган. Аны төзү өчен таш ала торган урын – вулканик туфы 350 километр ераклыкта урнашкан. Дөньяның җиде могҗизасының берсе – Мисыр пирамидалары өчәр тонналы таш блоклардан төзелгән. Пирамидаларның ни рәвешле төзе­лүе турында да әле булса бәхәсләр бара. Кайбер галимнәр таш блоклар известьташ түгел, ә цементтан төзелүче пирамиданың өстендә катырылган дип фаразлый. Әлбәттә, Мисыр пирамидаларын төзү хакында галимнәр төрле мантыйкка сыйган фаразлар ясаса, Баальбекадагы (Ливан) Юпитер гыйбадәтханәсе турында берни дә әйтә алмыйлар. Аның нигезендә ятучы ташларның һәркайсының авырлыгы 2 мең тонна! Бу үзенчәлекле гыйбадәтханә, Стоунхендж кебек үк, моннан 3800 ел элек төзелгән. Америка кыйтгасында да заманча күтәрү корылмалары ярдәмендә дә төзеп булмаслык мегалитлар бар. Инкларның борынгы Саксаигуама шәһәрендә дүрт катлы йорт биек­легендәге һәм авырлыгы 20 мең тонна булган, яхшылап эшкәртелгән таш блок урнаштырылган. Аның спираль һәм тишекләр белән бизәлгән баскычлары, көрси-кәнәфиләре бар. Ниндидер бер билгесез көч аны күтәреп, башын аскы якка әйләндереп куйган. Шуның өчен аның баскычлары өстән аска төшә. Бу борынгы мегалитларның ни рәвешле төзелүен күзаллау өчен беразга гына заман фәнен онытып торырга һәм моңа икенче күзлектән карарга кирәк. Борынгы цивили­зацияләрдә яшәүчеләр кебек үк, аеруча Тибетта әлеге вакытта да үзенчәлекле сәләткә ия кешеләр бар. Әйберләрнең левитациясе белән кайбер галимнәр ХIХ гасыр азакларында кызыксына башлый. Предмет­ларның левитациясе турында инглиз физигы һәм химигы, Лондон корольлек җәмгыяте президенты Уильям Крукс язып калдырган. Бу киң билгеле галим медиум Хоумның сеанслары вакытында кеше күтәрә алмаслык өстәл һәм утыргычларның очып йөрүен күргән. Хоум әфәнде әйберләрне һавада очыртып йөртә ала торган сәләткә ия була. Шәрык серле күренешләр белән кызыксынучыларны элек-электән үзенә тартып торган. Алар нәкъ шунда археологлар табылдыкларына аңлатма бирә алырлык серле йолалар сакланган дип исәпли. 1939 елда Англия фәнни җәм­гыяте әгъзасы, доктор Джарл Тибетта Далай-Ламада кунакта була. Далай-Лама аңа моңа кадәр европалылар аяк басмаган урыннарны күрсәтә. Бер көнне доктор борынгы монас­тырьда булганда левитациянең чынлап та барлыгына һәм төзелештә кулланылуына ышана. Ул көнне монахлар тау башына озынлыгы – метр ярым, киңлеге бер метр таш блоклар мендерергә планлаштыра. Ташларны як үгезләре яр­дәмендә акланга өстерәп алып киләләр. Уртасында чокырлы таш плитә өстенә урнаштыралар. Аннары... музыка яңгырый. Таш плитәдән 63 метр ераклыкта 19 музыкант тезелеп баса. Алар төрле зурлыктагы 13 барабанда, 3 метр озынлыктагы алты быргыда уйный. Зур барабан һәм быргылар таш плитәгә юнәлтелеп махсус җайланмаларга куела. Зур барабаннар өч миллиметр калынлыктагы тимердән ясалган, авырлыклары 150 килограмм була. Плитәгә таш блок урнаштырылу белән монахларның берсе “концертны башларга” боерык бирә. Барлык монахлар көйләп дога укый башлый, аларга кыллы уен кораллары кушыла, музыка тавышы көчәйгәннән-көчәя бара. Баштагы минутларда бер нәрсә дә булмый. Бераздан барабанга сугу ешлыгы көчәйгәч, таш блок селкенә, тибрәнә башлый һәм... һавага күтәрелә. Шунда, тизлеге артып, таш очып китә һәм өч минуттан тау башына төшә. Бер сәгатьтә тавыш ярдәмендә монахлар 250 метр биеклеккә 5-6 таш блокны күтәрә. Галимнәр левитация белән полтергейстны өйрәнгәндә үк очраша. “Чакырылмаган кунаклар” яшәүче “начар фатир”ларда барлык әйберләр очып йөри башлый. Бу хакта җентекләп галим Николай Фоменко яза. Галим әйберләр очар алдыннан мотлак вибрация­ләнүен һәм кинәт һавага күтәрелүен билгели. Димәк, бик югары магнит кыры төрле әйберләрне һавага күтәрергә сәләтле. Левитацияне барлыкка китерүче аерым кисәкчәләр турында фараз яшәп килә. Русиядә А. Охтарин бу фараз яклы. Ул, лабораториядә сынаулар үткәреп, яңа, гаять җиңел кисәкчәләр билгеләре булуын раслаган. Охтарин аларны “микролиптонннар” дип атый. Бу кисәкчәләр җирдә дә, суда да, һавада да, космоста да бар. Алар бик юка, көчсез кыр барлыкка китерә. Левитацияне нәкъ микролиптоннар белән аңлатырга мөмкин. Инерт һәм гравитация массасы предметтагы микролептон газының тыгызлыгы һәм температурасына бәйле. Менә бу гравитацияне, ягъни авырлыкны билгели. Әгәр предметтагы газны алсаң, массаның компенсациясе барлыкка килә авырлыгын югалта һәм ул... очып китә. Очып йөрүче әйберләрне күргән кешеләр, алар һавага күтәрелер алдыннан тибрәнә-калтырана башлады, ди. Бәлки, нәкъ менә шушы тибрәнү вакытында микролиптон газ чыгадыр? Булмас, димә – дөнья бит бу...Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.