Татар хатын-кызларының баш киеме – калфак борын-борыннан сафлык, пакьлек билгесе булып санала. Калфак тегү-чигүдә шактый гына тәҗрибә туплаган “Әллүки” халык фольклор ансамбле әгъзасы Рәсимә Сәмигуллина: “Калфак - баш киеме буларак та, бизәнү әйбере буларак та, татар-хатын-кызларының рухи матурлыгын, күңел байлыгын, тегү-чигү эшенә маһирлыгын, дөньяны танып-белүдә сизгерлеген, зәвыгын чагылдыручы сәнгать җәүһәре ул”, - диде.Милли баш киемен тегү барышындагы нечкәлекләр белән кул эшләре остасы Зимфира Галимова уртаклашты.- Калфак чигү җиңел эш түгел. Ефәк җепләр, вак сәйләннәрдән бизәк ясау өчен сабырлык, игътибарлылык һәм зәвыклылык таләп ителә, - дип ассызыклады ул.Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы Әнисә Ягъфәрова Чакмагыш төбәгендә сакланган ядкарьләр хакында бәян итте.- Калфак хатын-кызны күз тиюдән саклый, дигән борынгылар. Аны тегүдә һәр төбәкнең үзенә генә хас ысуллары булган. Чигелешенә, бизәлешенә карап, гаиләнең нәселен, матди хәлен билгели алганнар. Безнең