"Бу хәлне әнием сөйләгән иде. Аңа инде бик озак вакыт үтте. Әни 30 яшьләр тирәсендә Таня белән бер цехта эшли иде. Таня берүзе 6 яшьлек улын тәрбияли. Бер көнне бу хатын 3 бүлмәле фатир алуы турында сөйләгән. Эш урынында шунда ук төрле имеш-мимешләр йөри башлады. Янәсе, ялгызы бала тәрбияләүче хатынның өч бүлмәле фатир алырга каян акчасы булсын инде?! Сөяркәсе алып биргәндер... Таня тиз арада шушы өйгә күченде. Әмма ул бер үзенчәлекне белмәгән: әлеге йорт иске зират өстендә төзелгән булган... Билгеле, зур фатирда Таняның - үз, улының аерым бүлмәсе булган. - Улым, төнлә уянып, минем янга килеп ята. Шуңа коридордагы утын һәрвакыт яндырып калдырам. Бер төндә ул миңа "Әни!" дип эндәште. Күрәм, улым ишек янында басып тора. Аны үз яныма чакырдым. Ул бераз карап торды да аш-су бүлмәсенә кереп китте. Мин, торып, аның артыннан киттем. Аш-су бүлмәсенә керсәм, улым - юк. Бүлмәсенә керәм, ә ул йоклап ята.., - дип сөйләгән ул әнигә. Берничә көннән Таня белән тагын сәер хәл була. Ул эштән иртәрәк ка