"2022 елда спорт тармагын финанслауга 7 миллиард сум җибәрелгән. "Бизнес-спринт" проекты кысаларында без 4 спорт объектын төзү өчен 1 миллиард сумнан артык акча җәлеп иттек. Бу Русиядә иң яхшы нәтиҗәләрнең берсе", - дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров. Әйтик, федераль бюджеттан безнең республика «Бизнес-спринт» проекты буенча яңа спорт объектлары төзелешенә 748 миллион сум алачак. Ул дәүләт-хосусый партнерлыкны күздә тота - төзелешкә 150 миллион сумнан артык акчаны инвесторлар кертәчәк һәм якынча сумманы республика бюджеты өсти. Федераль финанслау ярдәмендә төзеләчәк: - Уфа шәһәрендә - Димдәге «Бал» универсаль спорт комплексы; - Нефтекама шәһәрендә - йөзү бассейны һәм уен залы булган спорт үзәге; - шулай ук Уфа шәһәрендә - 2 физкультура-савыктыру комплексы. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, 2022 елда «Бизнес-спринт (Мин спортны сайлыйм) федераль проекты кысаларында Стәрлетамак шәһәрендә «акыллы» күпфункцияле спорт мәйданчыгы урнаштырылган, Уфа шәһәрендә 2023 елның беренче яртысында монтажны төгәлләү планлаштырыла. Баймакта “Хезмәт” стадионына капиталь ремонт ясалды. ГТОның 7 мәйданчыгы билгеләнде. Моннан тыш, республикада «Авыл тренеры» проекты уңышлы гамәлгә ашырыла. Исегезгә төшерәбез, проект 2020 елда республикада Башкортстан Бпшлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән старт алды. Башкортстан авыл җирлегендә эшләүче спорт тренерларына һәм остазларына ярдәм итү буенча мондый проект уңышлы гамәлгә ашырыла торган Русиянең беренче төбәге булды. - Шушы проект ярдәмендә без 104 авыл тренерына 600 мең сум (2022 елда - 50, 2021 - 20, 2020 - 34) түләүләр бүлдек. Быелдан түләүләр 1 миллион сум тәшкил итә. Бу практика илдә иң яхшысы дип танылды. Хәзер аны илнең 20дән артык төбәгендә кулланалар, - дип билгеләде Андрей Назаров. - Һичшиксез, һәр спортчының уңышы остаз һәм тренерга бәйле. Таоант хезмәт сөюсез һәм омтылышсыз яши алмый. Безнең республика «Авыл тренеры» программасын кабул иткән илнең кайбер субъектларында беренче. Ул республиканың яшь һәм тәҗрибәле тренерларын җәлеп итүгә исәпләнгән. 2023 елда тагын 55 тренер 1 миллион сум күләмендә түләү алачак, - дип йомгак ясады Башкортстан Республикасының спорт министры Руслан Хәбибов.
"Бизнес спринт" ярдәмендә республикага җитди ярдәм күрсәтелде
5 апреля 20235 апр 2023
1 мин