Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Күпне күргән табиблар да шаккаткан

Аны башкалага санавиация алып килгән. Республика балалар клиник дәваханәсе табиблары төн буе операция ясаган, сөяк кисәкләрен чүпләп теккән.Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин сүзләренчә, хәтта күпне күргән табиблар да булган хәлләргә шаккаткан.Пациент район үзәк дәваханәсенә бик авыр хәлдә китерелә. Аның, башлыча, кул-аякларына тирән яралар салынган. Бала 40%тан артык канын югалткан. Ул ясалма тын алу аппаратында.2 апрель кичендә 27 яшьлек җизнәсенең мунчадагы малайга балта белән һөҗүм итүе, аяк-кулларына чабуы турында язган идек.Ул үз-үзенә кул салырга маташа, җинаять урыныннан кача, ләкин юлдан аны дәваханәгә китерәләр. Шунда аны хокук саклау органнары таба.Яши генә күр инде, балакай!