Радий Хәбиров белдерүенчә, ярминкәне уздыру тәкъдиме белән Башкортстан Язучылар берлеге чыгыш ясады һәм аны максималь эчтәлекле, интерактив итүне сорады. Чара башкаланың берничә мәйданчыгында - республика Милли музеенда, Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты биналарында, шулай ук нәшриятның һәм китап кибетләренең күргәзмә мәйданчыкларында узачак. Өч көн дәвамында ярминкә кысаларында төрле юнәлешләр буенча китаплар сату-күргәзмә, мастер-класслар, укучылар конкурслары, моноспектакльләр, иң яхшы әсәрләрне экранлаштыру узачак. Мәйданчыклар 12.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. - Шулай туры килде ки, бу көннәрдә Денис Мацуев фестивале узачак. Һәм ул үзе турында язылган "Жизнь на крещендо" китабын тәкъдир итәчәк, - дип билгеләде мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина. Моннан тыш, Наталья Михайловна сүзләренчә, нәшриятлар арасында төрле номинацияләрдә елның иң яхшы китабына конкурс үткәреләчәк. Фото: kitap-bayram.ru